Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар: Магнитскийга физик һәм психологик басым булган


Тоткыннар хокукларын тәэмин итү бәйсез комиссиясе вәкилләре юрист Сергей Магнитский тикшерү изоляторында җәзалауга якын булган авыр шартлардан үлгән дигән нәтиҗә чыгарды. Алар әзерләгән хисапта Магнитскийга карата кулланылган басым турында да сүз бара.

Федераль канун нигезендә төзелгән бәйсез комиссиягә “Мемориал”, “Мәскәү-Һелсинки” төркеме, “Кеше хокуклары өчен” оешма вәкилләре керде. Алар тикшерү изоляторында Магнитскийның бик авыр шартларда тотылуын, ялган мәгълүматлар бирүгә күндерү өчен физик һәм психологик басымга дучар булуын, медицина ярдәме күрсәтелмәвен билгеләп уздылар. Бу эштә барлык гаепле кешеләр җәзага тартылырга тиеш диелде документта.

37 яшьлек Hermitage Capital британ инвестиция фондының адвокаты Магнитский 16 ноябрь көнне Мәскәү төрмәсендә үлде. Ул төрмә түрәләре аңа ашказаны асты бизе һәм ашказаны авыруыннан дәвалаудан баш тарта дип зарланган иде.

Тоткыннар хокукларын тәэмин итү комиссиясе җитәкчесе Валерий Борщев төрмәдә Магницкийның хокуклары бозылганын әйтә.

“Аңа медицина ярдәме булмаганга без тулысынча инандык. Төрмәдә тотылу шартлары начарайганнан-начарая барган. 3 ай ярым вакытта гына да ул төрмәдә бер-бер артлы 8 бүлмәгә күчерелгән. Һәм алардагы шартлар начар булган. Ягъни яктылык кермәгән, җилләтү җайланмасы булмаган. 8,5 метр мәйданда 3 кеше утырган”, ди ул.

Борщев җитәкләгән комиссия Магнитский үлеменә китергән шартлар тудыруда эчке эшләр министрлыгы, тикшерүчеләрне һәм Бутырка төрмәсе медицина хезмәткәрләрен гаепләп 20 битлек хисап чыгарды.

Магнитский бер ел тирәсе финанс алдашуда гаепләнеп, мәхкәмә карарын көтеп сак астында утырды.

Милицияне фаш итү

2008 елны милиция вәкилләре Hermitage Capital фондына караган 3 Русия инвестиция оешмасында тикшерү уздырып, аларның документларын ала. Шуннан соң әлеге оешмалар башка кеше исеменә рәсмиләштерелә. Әлеге ширкәтләрне урлау һәм шуның нәтиҗәсендә бюджеттан 5,4 миллиард сумга якын акча үзләштерүне Магнитский ачыклый. Һәм ул бу җинаятьтә эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең катнашлыгы барлыгын фаш итеп аңлатмалар бирә.

Шуннан соң аңа карата җинаять эше ачыла.

Ул фаш иткән милиционерларның берсе Магнитскийны соңыннан Hermitage Capital оешмасы җитәкчесе, американлы Уильям Браудерга каршы аңлатмалар бирүгә күндерергә тырыша.

Комиссия үз хисабында эчке эшләр министрлыгы тикшерүчесе Олег Сильченконы Магнитскийга карата медицина экспертизасы уздыруны баш тартуда гаепли. Берничә тапкыр мөрәҗәгать итүләргә карамастан, ул моны кире кага.

Хисапта шулай ук Сильченко Магнитскийны “Матросская тишина” төрмәсеннән Бутыркага күчерү өчен Һәм сак астында булганда гаиләсе белән очрашуны тыюда гаепләнә.

“Комиссия чыннан да Магнитскийга карата кулланылган шартларны тикшергәннән соң, аңа карата психологик һәм физик басым булганын раслый”, диелә хисапта.

Анда шулай ук Мәскәү хөкемдары Елена Сташинага да гаеп белдерелә. Магнитский сәламәтлегенең ни хәлдә икәнен белә торып, ул кәгазьләрнең тиешенчә рәсмиләштерелмәвенә "бәйләнә". Һәм вакытлыча сак астыннан азат итүгә каршы килә.

Хисап президентка да җибәреләчәк

Магнитскийның нәрсәдән үлүе әлегә бәхәсләр тудыра. Рәсми рәвештә ул йөрәк өянәгеннән үлгән диелсә, чынлыкта аның панкреатит (ашказаны асты бизе) авыруыннан үлгәнен күрсәтүче дәлилләр дә бар.

Борщев әлеге хисапның хакимият җитәкчеләренә тапшырылачагын әйтә.

“Без хисапны кеше хокуклары өчен җаваплы вәкилгә, прокурорга, Мәскәү прокуратурасына, юстиция министрлыгына һәм әлеге тикшерүнең башлангычында торган президентка да җибәрәчәкбез”, ди ул.
XS
SM
MD
LG