Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйсез матбугатның күңеле күтәренке


Милли матбугатның хәле авыр дисәләр дә, бәйсез татар газетларының укучылары кимемәгән, кайберләренеке хәтта арткан да. Әмма әлегә төгәл мәгълүматлар юк. Мөхәррирләр тираж кимемәс дип уйлый.

Узган елларда матбугатка язылу чоры 25 декабрьгә кадәр генә алып барыла иде. Быел исә газет-журналларга 31 декабрьгә кадәр язылып булачак. Татарстан хөкүмәте дәүләт газетларын район, авыл китапханәләренә, мәктәпләренә яздырту эшен дә алып барды.

“Ирек мәйданы” иркенәя

“Ирек мәйданы” газетының тиражы 30300 булган булса, хәзер аның укучылар саны тагын 300 кешегә арткан. Газетның мөхәррире Раиф Усманов фикеренчә, бу сан зур җиңү түгел.

“Әле язылу төгәлләнмәде. Әмма зур үзгәрешләр булмас дип уйлыйм. Узган ел бераз кимегән идек. Шуннан үзебезгә нәтиҗәләр ясап, газетка үзгәрешләр керттек. Спорт темасын яктырта башладык, зыялылардан сораштырулар үткәрүне башлап җибәрдек”, ди Раиф Усманов.

“Безнең гәҗит” укучылары кимеми

“Безнең гәҗит”нең баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов укучылар азаймас дип уйлый. Хәзер исә газет 22 мең булып чыга.

“Газетның тиражы арту турында әлегә әйтә алмыйм. Төгәл саннар яңа елдан соң гына булачак. Шунысын әйтә алам, күп газетларның тиражы төште. Дәүләт газетларыныкы да, бәйсез газетларныкы да”, ди Фәйзрахманов.

“Безнең гәҗит” мөхәрриренә Русия төбәкләрендә язылучылар саны билгеле түгел икән. 28-нче декабрь мәгълүматларына караганда, “Безнең гәҗит”кә Татарстанда 18 мең чамасы кеше язылып өлгергән.

“Акчарлак” – беренче!

Татар газетлары арасында иң күп укучылар җыючы газет булып 2010 елда да “Акчарлак” газеты кала. Баш мөхәррир Рузинә Сафина сүзләренчә, газетның тиражы узган елгы кебек 42 мең дә 400.

“Укучылар саны төгәл билгеле булмаса да, яңа елда беренче санны 1000 данәгә арттырып бастырабыз”, ди Сафина.

“Безнең спорт” күпкә өметләнми

Яңа чыга башлаган “Безнең спорт” газеты мең ярым укучы җыя алган. Газет октябрь аенда гына теркәлгән иде. Җитәкчесе Радик Сабиров 2 мең чамасы тираж җыелыр дип өметләнә.

“Бу сан бик үк начар түгел. Чөнки әле яңа гына теркәлү уздык. Аннан спорт темасы бөтен кеше өчен дә кызык түгел. Шуңа зур-зур тиражларга өмет итә алмыйбыз”, ди Радик Сабиров.

“Безнең спорт” газеты укучыларны машиналар, кыйммәтле бүләкләр уйнатып җыймый. “Яңа гасыр” каналына реклам биргәннәр, яңа газет турында матбугат чаралары да хәбәр иткән.

“Яңа гына теркәлгәнгә күрә “Безнең спорт” газат-журналлар каталогында юк. Шуңа почта бүлекләрендә безгә языла алмыйлар. Без аларга хат та язган идек. Хатны алганнар да, онытканнар бугай. Укучылар бу турында үзләре шалтыратып әйтә башлады”, ди Сабиров.

Дәүләт газетлары читкә тибәрелми

2009 елда Татарстан хөкүмәте шәһәр, район, авыл мәктәпләренә, китапханәләрен матбугатка яздыртмады. Бу эшне җирле түрәләргә тапшырган иде. Әмма аларның бөтенесе дә бу эшне башкара алмады. Быел исә хөкүмәт матбугатка яздырту эшен яңадан үз өстенә алды.

Хәзергә “Ватаным Татарстан”ның укучылары 14, “Шәһри Казан” газетының 6, “Мәдәни Җомга”ныкы 3 мең тирәсе. Гадәттә бу басмаларның тулы тиражы февраль, март айларында гына билгеле була.
XS
SM
MD
LG