Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда чыршы бәйрәме


Әлфия Усманова
Әлфия Усманова

Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры артистлары Яңа ел бәйрәменә балалар өчен Аманулланың “Мантанчык әтәч” әкиятен әзерләде.

Яңа ел алдыннан Оренбур урамнарында 400дән артык чыршы куелды. Үзәк чыршы Советлар йорты каршында урнаштырылды. Ул Бозаулык наратлыгында махсус үстерелгән 350 зур нараттан җыелды. Шулай ук 2 миллион сумга төшкән яңа ел чибәре шәһәрдә бердәнбер әйләнә торган чыршы санала. Әлеге хакка лазер шоу һәм фейерверклар белән меңгә якын утлар, уенчыклар да керә.

Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры артистлары Яңа ел бәйрәменә балалар өчен Аманулланың “Мактанчык әтәч” әкиятен әзерләде. Ике бүлектән торган мюзиклны театрның яшь артисты Гөлназ Абдуллаева сәхнәләштерде, рәссамы - Наталья Крамар, композиторы - Алмас Имаев, биюләрне – Русиянең атказанган артисты Сергей Тишков куйды.

Спектакльдә театрның яшь артистлары уйный. Әлеге әкиятне Оренбур тамашачысыннан башка төбәк шәһәр-районнарының балалары да карый алачак.

"Мактанчык әтәч" спектакленнән күренеш
Ә авыл мәктәпләрендәге чыршы бәйрәме тамашасын югары сыйныф укучылары әзерли. Мәсәлән, Сакмар районы Каргалы урта мәктәбендә берничә ел дәвамында Кар кызы ролен 10 сыйныф укучысы Әлфия Усманова башкара. Әлфия әлеге елны районның иң сәләтле укучыларына гына тапшырыла торган Грантка ия булды. Бу Грант аңа фәнни эзләнүләрендәге уңышлы казанышлары, олимпиадаларда җиңүләре өчен тапшырылды.

Югары сыйныфларда “ Яшьлек» исемле өлкә татар яшьләре оешмасы ярдәмендә татар дискәтүген дә үткәргәннәр. “Дискәтүктә биемәгән егетләрне дә биеттек”, ди Кар кызы – Әлфия Усманова.

Җыр – биюләргә килгәндә, балаларның барысына да Гөлфинә Бадалова башкаруында җыр ошады.

Тик мәктәп чыршысы тирәсендә әйләнүдән әлеге елны Сакмар районы Үрге Чебенле мәктәбе балалары мәхрүм калды. Каты суыклар вакытында 40 ел элек төзелгән мәктәп диварларында ярыклар барлыкка килү сәбәпле, алар өчен мәктәп ябык.
XS
SM
MD
LG