Accessibility links

Кайнар хәбәр

Удмуртия язучылар берлеге 70 еллыгын тантана итте


Татар язучылары: Ринат Батталов (у), Ибраһим Биектаулы, Гыймран Сафин
Татар язучылары: Ринат Батталов (у), Ибраһим Биектаулы, Гыймран Сафин

Удмуртия язучылар берлеге үзенең 75 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге вакыйгада, Удмуртия язучылар берлеге тарихында беренче тапкыр, безнең милләттәшләребез дә катнашты. Соңгы елларда Удмуртия язучылар берлегенә республикада яшәп, татар телендә иҗат итүче дүрт авторыбыз кабул ителде.

Танылган шагыйрь Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре әгъзасы Ринат Батталов татар авторларының әлеге тантанада катнашуын болай аңлатты.

“Удмуртия һәм Татарстан язучылар берлекләре арасында 2005 елда үзара хезмәттәшлек итү буенча килешү төзелде. Шушы килешү нигезендә безнең дүрт авторыбыз – Ибраһим Биектаулы, Гыймран Сафин, Гөлфия Исхакова һәм мин үзем Удмуртия язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителдек.

Ринат Батталов
Күптән түгел без удмурт язучылары белән бергә Татарстан язучылар берлегенең 75 еллыгында булдык. Хәзер татар телендә иҗат итүчеләр удмурт һәм рус язучылары белән бер залда утырабыз. Теләгем, дуслыгыбыз тагын да ныгысын.

Без халыкка хезмәт итәргә тиеш. Яңадан-яңа әсәрләребез – удмурт авторларыныкы татар телендә, татар язучыларының иҗаты удмурт теленә тәрҗемә ителеп халыкка ирешсен”, диде Ринат Батталов.

Әйе, Удмурт язучылар берлегенең 75 еллыгына багышланган кичәдә язучылар берлеге тарихында беренче тапкыр сәхнәдән татар телендә сәламләү сүзләре, татар шигырьләре яңгырады.

Удмурт, рус язучылары белән ныклы элемтә булдырылган, аларның әсәрләре җирле басма “Яңарыш” газетында дөнья күрә, дип ассызыклап үтте Татарстан һәм Удмуртия язучылар берлекләре әгъзасы Гыймран Сафин да.
Егор Загребин


“Без удмурт язучыларының хикәяләрен генә түгел, хәтта шигырьләрен дә тәрҗемә иттек. “Яңарыш” газетасын укучылар бу башлангычны җылы кабул итте. Билгеле, без тирән эчтәлекле әсәрләрне сайларга тырышабыз. Бу эшне дәвам итәргә ниятлибез. Киләчәктә без Удмуртия язучылар берлегендә үзебезне сан ягыннан түгел, ә эш белән күрсәтербез”, диде Гыймран Сафин.

Удмуртия язучылар берлеге рәисе, драматург Егор Загребин кайбер удмурт, рус авторларының татар телендә язучыларны берлеккә кабул итүгә каршы булуына карамастан, бу киртәне үтте. Килеп туган киеренкелеккә каршы торуын Егор Загребин болай аңлатты.

“Мин беркайчан да авторның кайсы милләттән булуына карамыйм. Мин аның халыкка әйтер сүзе булуына игътибар итәм. Үсәргә кирәк бергәләп, язарга, китаплар нәшер итәргә”, диде ул.

Ада Диева
Язучылар берлегенең тагын бер әгъзасы Ада Диева белән дә кызыклы аралашу булды. Ада Диева Башкортстанда туып үскән. Ул туган теле удмурт телен һәм шулай ук татар, башкорт телләрен дә яхшы белә. Татар җырларын ярата, аларны удмурт теленә тәрҗемә итеп, удмурт тамашачысына да җиткерә.

Үзенең дә удмурт телендә җырлары бик күп. Аларны үзе башкара да әле.

Удмуртия Язучылар берлегенең 75 еллыгына багышланган кичәдә чыгышлар җирле авторларның сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр һәм спектакльләрдән өзекләр белән чиратлаштырып алып барылды.
XS
SM
MD
LG