Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пермь төнге клубындагы янгын корбаннары саны 153-кә җитте


Декабрь башында Пермьнең “Аксак бия” төнге клубында булган янгын корбаннары саны 153-кә җитте.

Яңа елга каршы төндә Петербурның Джанелидзе институтында 30 яшьлек хатын-кыз үлде.

Шул ук вакытта 31 декабрь көнне ике кеше дәваланып хастаханәдән чыкты.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, төрлечә яраланган 62 кеше әле дә хастаханәдә кала. Аларның яртысының хәле авыр дип бәяләнә.

Клубта ут тамашасы вакытында янгын башланды. Чыгу ишеге берәү генә булу сәбәпле, 250-дән артык кешенең бик азы гына аннан чыгып өлгерде.
XS
SM
MD
LG