Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дакар"ның беренче өлешендә Чагинның КамАЗы беренче килде


“Дакар2010” ярышының беренче өлешендә Владимир Чагин җитәкчелегендәге төркем җиңде. "КамАЗ-Мастер" командасынның тагын бер спортчысы Фирдәүс Кабиров машинасы өченче булып килде. Барлыгы спортчылар үтәсе юл 15 өлешкә буленгән.

Ярышны күзәткән бер тамашачы җиңел машиналар классында ярыша торган алман спортчысының хатасы аркасында һәлак булды. Автомобиль ярышларны күзәтеп торган төркемгә бәреп кергән. 28 яшьлек бер хатын-кыз һәлак булган.

"Дакар 2010" машина узышлары 2 гыйнварга каршы төндә Буэнос-Айреста башланды. Машиналар Аргентина һәм Чили юлларында узышачак.
XS
SM
MD
LG