Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда татар теле олимпиадасы үтте


Әлфия Әбделхаликова
Әлфия Әбделхаликова

Оренбурда татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасы үтте. Бу елдагы олимпиада бер айга алдарак үткәрелде һәм анда барлыгы 43 укучы катнашты.

Элек олимпиада өчен биремнәрне Оренбур педагогия университетының һәм педагогия көллиятенең татар теле укытучылары әзерләгән булса, соңгы 3 ел дәверендә әлеге биремнәрне Казаннан җибәрәләр. Олимпиада нәтиҗәләре белән Оренбур педагогия университеты доценты Әлфия Әбделхаликова таныштырды.

“Оренбурда 20 елга якын башлангыч сыйныф укытучылары хәзерләгән көллияттәге татар теле бүлеге гамәлдән чыгарылды, педагогия университетында да шул хәл көтелә.

Шул сәбәпләр аркасында, олимпиада катнашучыларның җавап сыйфатлары елдан-ел кими бара. Әмма күп еллар дәвамында Северный районы Бакай авылы мәктәбе, Пономарёвка районы Нәүрүз, Дүсмәт мәктәпләре, Оренбурның 38нче санлы этномәдәни урта мәктәбе укучылары җиңүчеләр рәтендә. Әлеге елны да шулай булды.

1, 2,3нче урын яулаган 11нче сыйныф укучылары сертификатка ия булачак. Бу инде – алар имтихансыз Оренбур педагогия университетына кабул ителәләр дигән сүз”, ди жюри рәисе Әлфия Әбделхаликова.

Беренче урынны яулаучыларга килгәндә, алар түбәндәгеләр: Кувандак районы Никольский урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Рәмзилә Гәрәева (укытучысы Венера Мансурова), Оренбурның сәләтле балалар лицеенда белем алучы Найля Сәгъдиева (Шарлык районы Мостафа авылыннан, укытучысы Райля Хәсәнова) һәм Оренбурның 38нче санлы этномәдәни урта мәктәбеннән Әлия Хәкимова (укытучысы Тәнзилә Кильметова).

Ә инде 2нче һәм 3нче урыннарны алучылар исемлегенә килгәндә: мәктәпләрнең дә, укытучыларның да исемнәре кабатлана. Мәсәлән, Северный районы Бакай урта мәктәбеннән 3 укучы урын яулауга ирешкән. Җиңүчеләр рәтендә Пономарёвка районы Нәүрүз, Дүсмәт мәктәбе укучылары һәм әлеге исемлекне Оренбурның 38нче санлы урта мәктәбе укучылары да тулыландыра.

Өлкә олимпиадасында җиңүчеләр Татарстанда үткәрелгән олимпиадаларда да урын яулыйлар. Әлеге балаларга татар теле буенча ныклы белем биргән укытучыларга өлкә мәгариф министрлыгыннан да, Татарстаннан да игътибар җитми, күрәсең. Укучылары җиңүләр яулаган остазлар арасында Татарстанның атказанган укытучысы исеме алган укытучы әлегә күренми.
XS
SM
MD
LG