Accessibility links

Кайнар хәбәр

2009 елда Хабаровски татарлары тормышы


«Пәрәмәч party»да катнашучылар
«Пәрәмәч party»да катнашучылар

Ерак Шәрыкның Саха-Якутия республикасы, Магадан өлкәсе, Камчатка, Приморье крайларында мәдәни үзәкләр моннан 15-20 ел элек үк оештырыла. Һәм алар таралмый әле булса эшен гадәттәгечә дәвам итә. Ул гына да түгел, соңгы елларда Сахалин белән Хабаровскида яңа җәмгыятьләр барлыкка килде.

Ерак Көнчыгыш татарлары берләшә

2009 елны исә Ерак Көнчыгышта әлеге федераль бүлгедәге милли-мәдәни мохтариятләрне берләштергән татар конгрессы рәсми теркәлде. Рәисе - күп еллар дәвамында милли эшләрдә башлап йөрүче эшкуар Рөстәм Абдулин.

Ерак Көнчыгыштагы татар конгрессының беренче конференциясе октябрь аенда Хабаровскида узды. «Безнең көчебез - бердәмлектә» дип аталган конференция барышында Ерак Шәрыктагы татар оешмалары вәкилләре үзләре башкарган эшләргә хисап тотты, проблемалары, киләчәккә эш планнары белән уртаклашты, шулай ук киңәш һәм ярдәм сорап тагын бер тапкыр Татарстан җитәкчелегенә, Бөтендөнья татар конгрессына мөрәҗәгать итәргә булды.

Димәк, Ерак Көнчыгыш татарларын берләштергән, бер-берсенә һәм тарихи Ватанга тартып торган җепләр өзелмәгән дигән сүз.

Хабаровски татар яшьләре клубы


2009 елның җәй башында Хабаровски шәһәрендә яшьләр клубы оешты. Әлеге клубта инде берничә милли рухтагы очрашу һәм бәйрәмнәр уздырылды.

Клуб яшьләре фикеренчә, «Пәрәмәч party» - иң кызыклы чараларның берсе. Татар яшьләре бәйрәм өчен Хабаровскиның «Астероид» дип аталган төнге клуб залын арендага алды. Кич буе монда татар җырлары яңгырады. Ярышта катнашкан кызлар пәрәмәчне кунаклар алдында пешерде. Бәйрәм чәй артында бик озак дәвам итте.

Пәрәмәч бәйрәмен ел саен уздырырга кирәк дип саный Хабаровски яшьләре. Бәлки ул киләчәктә «Татар ашлары көне»нә әверелеп китәр.

Ноябрь азагында исә клуб әгъзалары крайда үткән беренче иҗади яшьләр җыенында катнашты. Ике көн дәвамында башка милләт вәкилләре белән яшьләргә кагылышлы проблемаларны хәл итү турында фикер алышты, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне өйрәнү һәм саклау буенча тәҗрибә уртаклашты алар.

Хабаровскида оешкан бу клуб әлегә Ерак Көнчыгышта даими эшләп торучы бердәнбер татар яшьләре клубы.

Дини тормыш


Ниһаятъ, Хабаровски мөселманнары да мәчетле булды – моннан 5 ел элек Костромская 23 йорт адресы буенча нигез салынган бина төзелеп бетеп, файдалануга тапшырылды. Бүгенге көндә җомга намазына мәчеткә йөзләгән, ә дини бәйрәмнәргә исә меңнән артык кеше җыела. Шунда ук мөселманнар мәктәбе эшли.

Ислам дине дәресләрен монда мөселман динен кабул иткән рус кешесе Кузнецов Хәмзә - хәзрәт алып бара. Хабаровскиның «Аль-Фуркан» дип аталган җирле мөселман оешмасы тырышлыгы белән ай саен «Минарет ислама» газеты дөнья күрә. Әлеге газет бөтен Ерак Көнчыгыш төбәкләренә таратыла.

Бизнес клуб

Хабаровскида татар эшмәкәрләре оешмасы оештырылды. Клуб барысы 14 татар эшкуарын берләштерә. Әлеге оешманың төп максатын татар иҗтимагый оешма җитәкчесе Сәрвәретдин Туктаров милли эшчәнлекне җанландырып җибәрүдә күрә. «Без үзебездә татар эшмәкәрләрен бергә җыярга телибез. Чөнки милләт эшмәкәрләр кулында. Милли оешмага акчалата ярдәм итүдән башка, безнеңчә, эшкуарлар һәрдаим Татарстан белән элемтәдә торырга тиеш», ди Туктаров.

Ерак Шәрыкта татар оешмасының абруен арттырыр өчен, алар Хабаровскида Татарстан хөкүмәте вәкиллеген булдыру теләге белән янып йөри.
XS
SM
MD
LG