Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар яшьләре форумы Думага мөрәҗәгать итәргә әзер түгел


Татар яшьләре форумы 2009 ел яшьләр хәрәкәте өчен уңышлы вакыт булды дип саный. 2010 елда татар яшьләре форумы дүртенче тапкыр үтәчәк.

Форум рәисе Руслан Айсин белдерүенчә, икътисади кытлык булса да, IV татар яшьләре форумы башкаларыннан кайтыш узмаячак. Февраль аенда форум бюросы әгъзаләре киңәйтелгән утырышка җыела. Анда форум үткәрү мәсьәләләре каралачак, яңа елга план төзеләчәк. Февраль аенда форум “Яшь татар лидеры мәктәбен” эшләтеп җибәрергә җыена.

Татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Алия Сабирова, яшьләр күбрәк сәяси тормышта үзләрен күрсәтә алды, ди.

“Татар яшьләре үзләренең сәяси карашларын белдерергә омтылулары сизелде. Бу татар телен яклап оештырылган чараларда чагылды. Русиядә татар теленә икенче дәүләт теле бирүне сорап имзалар җыйдык, 309 федераль канунны гамәлдән чыгаруны таләп иттек”, ди Алия Сабирова.

Татар теле Русиядә дәүләт теле булсын өчен имзалар җыю 2010 елда да дәвам итәчәк икән. Сабирова сүзләренчә, татар яшьләре форумы Русия Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәргә әзер түгел әле.

“Акция бераз сузылды. Аннан без 309 канунны бетерүне таләп итә башладык. Милли мәгарифне яклап интернетта хәзер дә тавыш бирү бара. Төп басымны икенче дәүләт теле итү бирмәгәнгә эш бераз сүлпәнәйде. Ләкин дәвам итә”, ди Сабирова.

Айсин 2009 елның татар яшьләре хәрәкәте өчен уңышлы ел булуын искәртә. Дистәләгән милли чаралар, фәнни конференцияләр, очрашулар, акцияләр оештырылды. Русия күләмендә дә чаралар үткәрелде. Татар яшьләре арасында аңлату эшләре дә алып барылды, ди Руслан Айсин.
XS
SM
MD
LG