Accessibility links

Кайнар хәбәр

2009 елда Амурдагы Комсомольски татарлары тормышы


Ерак Шәрык татар конгрессы әгъзаларының Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы
Ерак Шәрык татар конгрессы әгъзаларының Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы

Амурдагы Комсомольски татарлары өчен узган 2009 ел истә калырлык вакыйгаларга бай булды. Җирле мәдәни оешма татарларның милли ихтыяҗларын канәгатьләндерү өстендә даими эшләп килде.

Моңа кадәр Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә татар телендә чыккан бер генә басма, яисә теле-радио тапшырулар да юк иде. Бүген исә ерак көнчыгышлар "Татарстан - яңа гасыр" телеканалы тапшыруларын карый ала.

Әлеге мөмкинлек Комсомольски милли үзәк җитәкчесе Рөстәм Абдуллин тырышлыгы белән булдырылды. ТНВ тапшыруларын күрсәтү буенча Татарстан белән “Дальсвязь” ширкәте арасында килешү төзелгәч, кабельле телевидениене ул хәтта милли үзәк урнашкан бинага да үткәрде. Менә шулай Ерак Шәрык татарлары белән Татарстан арасында беренче күпер салынды.

Шулай ук, республика белән икътисади элемтәләрне ныгыту юнәлешендә дә беренче адымнар ясалды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты уздырган төбәкләрдәге эшмәкәрләр җыелышына килгәч, Ерак Шәрык татар конгрессы әгъзалары Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.

Рөстәм Миңнеханов бүләге

Әлеге очрашу нәтиҗәсендә, ике арада элемтәләрне ныгыту өчен, Ерак Шәрыкта Татарстан хөкүмәте вәкиллеген булдыру турында карар кабул ителә. Бу яңалык, әлбәттә, Ерак Көнчыгыш татарлары өчен зур куаныч булды.

Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановның истәлекле бүләген дә (татарча караоке) Амурдагы Комсомольски татарлары шатланып кабул итте.

Аралашу, җитди фикер алышу белән беррәттән ерак көнчыгышлар Казанга тарихи ватаннары белән танышырга, борынгы бабалары яшәгән туфракка аяк басып, татар рухын сеңдерергә дип тә килә. "Театр, музейларга бару, борынгы Болгар җиренә аяк басу бу көннәрне аеруча тәэсирле һәм онытылмаслык итте", ди Казанда булып кайткан Амурдагы Комсомольски милли-мәдәни үзәге җитәкчеләре.

“Бәхет ярлары” бәйгесендә татар туе күренеше

Мәдәният өлкәсенә кагылган эшләргә килгәндә, кызыклы матур хатирә булып сакланырлыклары - Амурдагы Комсомольскида беренче кат үткән татар мәдәнияте көне һәм “Бәхет ярлары” дип аталган гомумшәһәр бәйгесе.

Татар мәдәнияте көне программасы бәйрәмгә килүчеләрне халкыбыз тарихы, татар әдәбиятенең бөек шәхесләре, татар рәссамнары иҗаты, бию һәм җыр сәнгате үзенчәлекләре белән таныштырды.

“Бәхет ярлары” бәйгесендә исә яңа өйләнешкән яшьләр алты төрле милли туй сәхнәләштерде. Чараны әзерләү һәм үткәрүдә мәдәни үзәк әгъзалары актив катнашты һәм үзләрен лаеклы итеп күрсәтә алды. Ә инде барлык йолаларны шартына җиткереп татар туен уйнаган Шаталовлар гаиләсе бәйгедә җиңеп чыкты һәм чит илгә юллама белән бүләкләнде.

Амурдагы Комсомольскида хәрбиләр белән очрашты

Хабаровски крае Сабантуйларына Татарстан республикасы гадәттәгечә дәрәҗәле делегация җибәрде. Казан кунакларының Амурдагы Комсомольски Сабантуенда катнашуы үзе зур вакыйга булды.

Тагын бер мәгънәле чара. Амурдагы Комсомольски милли-мәдәни үзәге вәкилләре шәһәр хәрби гарнизоны җитәкчелеге үткәргән конференция эшендә катнашты. “Куәтле армия, көчле Русия!” дип аталган конференциядә сүз төрле конфессиядәге солдатларның үзара нинди мөгамәләдә булулары, командованиеның аларга булган карашы турында барды.

Татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчеләре Рөстәм Абдулин һәм запастагы майор Рөстәм Сөләйманов солдатларга үгет-нәсыйхәтләрен, сорауларына җаваплар бирде. Җыенда катнашкан Амурдагы Комсомольски милли-мәдәни үзәге вәкилләре гарнизон җитәкчелеге каршында иҗтимагый шура оештырырга дигән тәкъдим белән чыктылар. Дөрес, әлегә кәгазьдә килешү төзелмәгән, шулай да киләчәктә аның булачагына өмет бар.
XS
SM
MD
LG