Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мордовияда маңкорт-монафыйклар басымы көчәя


Фәһим Шәфиев яңа сайланган имамны михрабтан кулыннан өстерәп чыгарып җибәрде
Фәһим Шәфиев яңа сайланган имамны михрабтан кулыннан өстерәп чыгарып җибәрде

Узган елда Мордовия татарлары күбрәк эчке тарткалашу белән мәшгуль иде дию ялгыш булмас. Бу бигрәк тә дини өлкәдә ачык күренде. Бер ел элек инде булган ике мөфтияткә өченчесе өстәлгән иде, алар арасындагы каршылыклар кайбер урыннарда көч куллануга да китерде.

Мордовия хакимиятләре үзләрендәге мукшы-эрзяны бергә кушарга тырышса, шундый ук тырышлык белән алар татарларны төрле төркемнәргә аерырга маташа. Мәсәлән, хакимият газетларында Казанга, Татарстанга, Бөтендөнья татар конгрессына каршы мәкаләләр чыгып тора. Казаннан аерырга тырышу әле ул бер хәл, Мордовия татарларын үзара да аерырга тырышалар. Тел белән аера алмыйлар, әлбәттә, дин белән аерырга маташалар.

Мордовияда 2008 елның көзенә кадәр ике мөфтият иде, ә 18 сентябрьдән өченче мөфтият булдырылды. Бу өченче мөфтият башында хакимият кешесе саналган Фәһим Шәфиев тора. Ул Богырысланда «Аль-Фуркан» мәдрәсәсен бетергән, Мәдинә Мөнәвәрә университетында өч ел укыган һәм шуннан соң аны Казанда шатланып кабул иткәннәр, ул анда Ислам колледжында хәтта проректор булып та эшләгән, шәкертләргә белем биргән.

2006 елда Мордовия хакимиятләре Фәһимне республиканың иң зур Дини нәзарәте башына куярга маташты, әмма Фәһим хурлык белән кире Казанга китәргә мәҗбүр булды, чөнки аның өчен мөселман корылтаенда бер тавыш та бирелмәде. Мөфти Рәшит хәзрәт Халиков үз урынында калды һәм Мәскәүдәге мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин белән хезмәттәшлеген дәвам итте.

2007 елда Фәһимне тагын Саранскига кайтардылар һәм Мордовиянең мөфти Тәлгать Таҗетдин белән эшләүче икенче мөфтият башына куярга маташтылар. Әмма мөселманнар андагы мөфти Зәки Айзятуллинны да яклый алдылар. Фәһим тагын хурланып Казанга кайтып китте.

Моңа карамастан, Мордовия хакимиятләре кире беткән Мордовия мөселманнарын үз контрольләренә кую фикереннән ваз кичмәде. Алар 2008 елда Фәһимне Казаннан тагын Саранскига кайтарып, яшерен һәм законсыз рәвештә өч мәхәлләне Мордовия мөфтиятләреннән чыгарып, аларны яңадан бәйсез мәхәлләләр итеп теркәп, шул өч бәйсез мәхәллә нигезендә аерым бер мөфтият төзеделәр. Бу эшләр бик яшерен рәвештә эшләнелде, хәтта шул өч мәхәлләнең мөселманнары да берни белмәде.

Мордовия мөселманнары бу өченче мөфтият турында 2008 елның 30 сентябрендә генә белделәр, Ураза бәйрәме көнне. Бу көнне бөтен Мордовияда Мәскәүдән Ураза бәйрәме трансляциясе булмады, мөфти Равил Гайнетдинне күрсәтмәделәр. Аның урынына мөфти Фәһим Шәфиевны күрсәттеләр. Шул көнне Фәһим һәм аның янындагы берничә кеше Аксюн авылындагы «Рәхимә» мәчетен алдап һәм кул көче кулланып тартып алдылар. Һәм дә китте тартышулар, сугышулар, кыйнаулар. Аксюн авылы «Рәхимә» мәчетенең мөселманнар оешмасы рәисе Рафаэль Азисов авылдагы вәзгыятьне аңлатты:

"1996 елдан бирле мәчетне Шәмил Бикмаев белән бергә 2002 елда төзеп бетердек. Равил Гайнетдин килеп мәчетебезне ачты. Әмма авылга Фәһим Шәфиев килү белән бик күп авырлыклар туды. Ул беркемгә дә әйтмичә, яшерен рәвештә мәхәлләләрне алдап, өченче мөфтият эшләргә булды. Бабайлар моңа каршы тора башлады. Авыл халкы да бу эшләргә каршы тора башлады. Фәһим ягында 15-20 кеше генә иде.

Фәһим әтисе һәм дусты белән бер бабайны һәм имамны кыйнады. Бүгенгә көнгә кадәр бу эш буенча мәхкәмә эше бара. Без ул эшләрне отарга тиешбез. 20 сентябрьдә ул яңа сайланган имамны михрабтан кулыннан өстерәп, чыгарып җибәрде. Ислам кешеләре мондый эшләр эшләргә тиеш түгелләр", диде ул.

Шунсын да әйтергә кирәк, Мордовияда Корбан гаете алдыннан узган имамнар җыелышында Фәһим Шәфиев мәсьәләсе каралды һәм имамнар бертавыштан Фәһим Шәфиевны, кылган гамәлләренә таянып, монафыйк дип таныдылар.

Менә шулай узган 2009 ел Мордовия татарларыннан чыккан маңкорт-монафыйкларның татар мәхәлләсенә каршы көрәшләре көчәйгән ел булып истә калды.
XS
SM
MD
LG