Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан көнләшеп мордва да меңеллыкка әзерләнә


Казан шәһәре күренеше
Казан шәһәре күренеше

Мордовия башлыгы Николай Меркушкин горурланып, федераль хакимиятләрнең Мордовиядагы киләчәк 1000 еллыкка игътибары Казан меңеллыгын үткәрүгә булган игътибардан дә зуррак дип мактана. Меркушкин шушы тантананы Казанның 1000 еллыгына кызыгып уйлап чыгарды дип тә әйтүчеләр бар.

Мордва халкының урыс җирләренә кушылуына 1000 еллыкны үткәрүгә гөрләтеп әзерлек бара. Бу юбилей 2012 елда уздырылачак. Федераль бюджеттан зур акчалар бирелә, телевидение, радиода күпсанлы интервьюлар, әңгәмәләр уза, газет мәкаләләре һәм хәтта китаплар да басыла...

Мордовия башлыгы Николай Меркушкин горурланып, федераль хакимиятләрнең Мордовиядагы киләчәк 1000 еллыкка игътибары Казанның 2005 елда 1000 еллыгын үткәрүгә булган игътибардан дә зуррак дип мактана. Меркушкин мордваларның 1000 еллыгын Казанның 1000 еллыгына кызыгып уйлап чыгарды дип тә әйтүчеләр бар.

Мордва халкы дигәннән, хәзерге вакытта Мордовияда ясалма рәвештә ике фин-угыр халкыннан бер мордва халкын төзү процессы бара. Бу халыклар - мукшылар һәм эрзялар. Урыслар аларны бөтенесен бергә “мордва” дип атый.

Элек урыслар төрки халыкларның да бөтенесен диярлек “татар” дип атаган. Әмма моңа гына карап азәрбайҗан, казакъ, кыргыз һәм башка төркиләр үзләрен татар дип санамаган. Шулай ук мукшылар да - ул мукшы, эрзялар да - ул эрзя. Аларның телләре бер-берсенә шактый якын, әмма татар белән башкорт кебек түгел, күпкә ераграк.

Шуңа да карамастан, хәзер Мордовия профессорлары, докторлары тирләп-пешеп яңа ясалма уртак мордва телен эшләп чыгаралар: яңа китаплар, яңа грамматикалар, яңа сүзлекләр әзерлиләр. Моңа миллионнарча акча китә бара. Мордовия хакимиятләре үзләренә максат куйган - 2012 елда мордваларның Русия халыклары белән кушылуы юбилеен кимендә миллион булган яңа мордва халкы белән каршы алырга.
XS
SM
MD
LG