Accessibility links

Кайнар хәбәр

2009 елда Новосибирски өлкәсе татарлары тормышы


“Себер йолдызлары” фестивале
“Себер йолдызлары” фестивале

Башка елларда кебек, 2009 елны да Новосибирски төбәгендә яшәүче татарлар өчен күп төрле чаралар үткәрелде. Башкарылган эшләрнең үзәгендә Новосибирскиның Өлкә татар мәдәният үзәге һәм Өлкә милли мәдәни мохтарияте торды.

Мәгълүм булганча, Новосибирскиның Өлкә татар мәдәният үзәге 1990 елның ноябрендә оешып, эшләп киткән иде. Шуннан бирле үзәк үзенең эшчәнлеген өлкәдә яшәүче татар халкын берләштерүгә һәм милли рух иңдерүгә юнәлтте. 2009 елны да бу юнәлештә күп кенә эшләр башкарылды. Аларның кайберләренә тукталып китү урынлы булыр.

“Себер йолдызлары” фестивале

Өлкә татар мәдәният үзәге тырышлыгы белән февраль аенда Нововсибирскида “Себер йолдызлары” дип исемләнгән татар сәнгате фестивале булып узды. Мондый фестиваль биредә инде бишенче мәртәбә оештырылды. Аның географиясе башка елларныкыннан киңрәк булды, катнашучылар өлкәнең авыл-районнарыннан, Русиянең кайбер төбәкләреннән һәм Казакъстан республикасынның Семей шәһәреннән килгән иделәр. Катнашучыларның саны 200дән артып китте.

Әлеге фестиваль кысаларында, гадәттәгечә, төрле конкурслар, бәйгеләр оештырылды. Катнашучылар нәфис сүз, инструменталь музыка, җыр, бию жанрларында көч сынаштылар. Фестивальнең бер үзенчәлеге дә булды: анда Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм “Татар моңы” бәйгесенә талантлы яшь җырчылар сайлап алу барды. Асылда мәдәният хезмәткәрләреннән торган мәртәбәле жюри “Татар моңы” конкурсына Иркутски шәһәреннән килгән җырчы - Ренат Кәримовны тәкъдим итте. Казанда Ренат, призлы урыннар яуламаса да, үзен таланты җырчы итеп күрсәтте, “Татар моңы” фестиваленең йомгаклау концертында да чыгыш ясады.

“Себер йолдызлары конкурсының” тагын бер үзенчәлеге булды - анда катнашучыларның күпчелеге балалар һәм яшүсмерләр булды. 3-4 яшьлек нәниләр гармунда уйнауда, җыр-биюдә осталыкларын күрсәттеләр. Семей шәһәренең Татар сәнгате мәктәбе укучысы - 5 яшьлек Эльдар Абдулов өч төрле бәйгедә катнашып, өч номенациядә беренче урынны яулады.

Ренат Кәримов

“Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгесе

Новосибирскида төрле бәйгеләр, көч сынашулар үткәрү дә гадәткә кергән. Өлкә мәдәният үзәге каршында 2002 елны оешкан “Алтын йолдыз” яшьләр оешмасы тырышлыгы белән ел саен “Татар кызы” яки “Татар егете” бәйгеләре үткәрелә. 2009 елны бу бәйгеләрнең икесе дә оештырылды: февраль аенда “Татар егете”, март аенда “Татар кызы” бәйгесе. Шунсы да әһәмиятле, бәйгеләрдә катнашучыларны сайлап алу турлары өлкәнең авыл-районнарында да уза. 2009 елны шундый сайлап алу туры Куйбышев районында узды

“Себер татар яшьләре фестивале”


2009 елны Новосибирскида үткәрелгән тагын бер мөһим чара дип, ноябрь аенда булып узган “Cебер татар яшьләре фестивален” әйтергә була. Фестивальдә яшьләр Новосибирскидан һәм өлкәнең кайбер районнарыннан, Төмән, Омски, Кемерово, Томск, Иркутски шәһәрләреннән булдылар. Кунаклар Казан һәм Казакъстанның Семей шәһәрләреннән килгән иделәр.

Тыңлаучылар хәтерләсә, нәкъ бер ел элек Новосибирскида Беренче Себер татар яшьләре фестивале булып узган иде. Бу фестиваль ул вакытта “Себер чәйханәсе” дип исемләнгән төрки халыклар фестивале белән бер вакытта үткәрелгән иде. Шул сәбәпле, оештыру эшләрендә күп кенә авырлыклар килеп чыккан иде. Булган кимчелекләрне искә алып, оештыручылар икенче фестиваль программасына кайбер үзгәрешләр керттеләр.

Беренчедән, оештыру эшләре тулысынча “Алтын йолдыз” клубы яшьләренә тапшырылды. Икенчедән, фестивальгә килгән яшьләр барсы да бер урында урнаштырылды. Алар 2 көн буена шәһәр читендәге “Юниор” балалар савыктыру лагеренда яшәделәр. Фестиваль кысаларында оештырылган чаралар, түгәрәк өстәлләр, осталыкны чарлау дәресләре – барсы да шунда ук оештырылды. “Яшьләр гел бергә булдылар, татар телендә аралаштылар, дуслаштылар, милләт “казанында бергә кайнадылар”, ди Өлкә татар мәдәният үзәге директоры Рауза Тихомирова.

Яшьләр җыены барышында яшь буынны милли рухта тәрбияләү хакында фикер алышулар булды, төрле тәкъдимнәр әйтелде, фәнни семинарлар, төрле бәйгеләр оештыру, татар гаиләсен ныгыту буенча эш алып бару, туган тел, җыр, бию түгәрәкләре булдыру, сабантуй, фото-йөгереш, чәкчәк һәм башка бәйрәмнәр үткәрү зарурлыгы ассызыкланды.

Эльдар Абдулов

Сабантуйлар

Өлкә татар мәдәният үзәге һәм Өлкә милли мәдәни мохтарияте тырышлыгы белән ел саен Новосибирски шәһәрендә һәм өлкәнең күп кенә татар авылларында милли бәйрәмебез Сабантуйлар үткәрелә. 2009 елны ул 6 урында оештырылды: 14 июньдә шәһәрдә, 20 июньдә Уба район үзәгендә һәм Колыван районның Юрт-Акбалык авылында, 21 июньдә Каргат районының Теренино һәм Чаны районының Тармакуль, 4 июльдә Колыван районының Юрт-Ора авылларында булып узды. Аннан тыш кайбер татар үзәге активистлары Ульян шәһәрендә узган Федераль, Кемерово өлкәсенең Ижмор һәм Березовка, Казахстан Республикасының Семей шәһәрләрендә узган сабантуйларда да катнаштылар.

Мәгариф

Новосибирскида мәдәният өлкәсендә эшләр бер җайга салынган һәм уңышлы гына барса, мәгариф тармагында әле башкарасы эшләр бихисап дияргә була. “Өлкәдә булган татар авылларының 8-ендә генә мәктәптә балалар татар телен өйрәнәләр, анда да факультатив рәвештә генә”, ди Татар мәдәният үзәге методисты Мөдәрис Абакиров.

Новосибирски шәһәр мәктәпләренең берсендә дә татар теле факультативлары эшләми. Дөрес, Өлкә татар мәдәният үзәге каршында факультатив рәвештә татар телен өйрәнү мөмкинлеге булдырылган. Дәресләрне югары белемле тел белгече Мөдәрис Абакиров алып бара. Татар телен өйрәтү буенча аның үз методикасы бар. Шул методика буенча Мөдәрис әфәнде инде дәреслекләр әзерли. “Бәлки 2010 елны язып бетерермен”, ди ул.

Дәүләт структуралары белән элемтә

Шуны да әйтергә кирәк, күп төбәкләрдән аерма буларак, Новосибирскиның Өлкә татар мәдәният үзәге өлкә бюджетыннан берникадәр күләмдә финанслана. Артык зур булмаса да, үзәк җитәкчелегенә һәм методистларга хезмәт хакы түләнә. Бу өлкәдә 2009 елны берникадәр үзгәрешләр булган. “Методистларның хезмәт хаклары киселде”, ди Рауза ханым. Аңарга карамастан, безгә хакимият белән уртак тел табып, килешеп эшләргә кирәк”, ди ул.

“Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгесе җиңүчеләре

Яшьләр белән эшләү


Новосибирски татар оешмалары эшчәнлегендә күзәтелгән тагын бер уңай күренеш – милли эшләрдә яшьләрнең күпләп җәлеп ителүе. Алай гына да түгел, күп очракта яшьләрнең чараларны үзләре оештырулары, хисапны да үзләре тотулары. Дөрес, бер генә җаваплы эш тә өлкән буын фатихасыннан башка башланмый. “Безнең яшьләребез эшли белә, аларга эшне ышанып тапшырабыз”, ди Рауза Тихомирова Һәм Мөдәрис Абакиров.

“Алтын йолдыз” клубы активисты, Өлкә татар мәдәният үзәге методисты Рузалина Мөхетдинова да үзләренең эшне мөстәкыйль башкарулары турында сөйләде. “Без әкренләп эшләргә өйрәндек. Төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләргә хатларны үзебез язабыз, башка төбәкләрдәге татар оешмалары белән бәйләнешкә дә үзебез керәбез. Химаячыларны да үзебез эзлибез”, диде.

Башка чаралар


Новосибирски Өлкә татар мәдәният үзәгенең һәм Өлкә милли мәдәни мохтариятенең башка төрле юнәлештә башкарган эшләренә дә кыскача гына тукталып китәргә кирәк. Бу оешмалар активистлары Кәрим Тинчурин исемендәге Казан дәүләт академия театрының Новосибирскида гастролен оештыруда ярдәмгә килделәр. Нәтиҗәдә милләттәшләребезнең “Сынган беләзек” спектаклен карау мөмкинлеге булды.

Әлеге оешмалар ел әйләнәсендә өлкә һәм шәһәр хакимиятләре тарафыннан оештырылган күп төрле чараларда, фестивальләрдә, конкурсларда катнаштылар, өлкәнең авыл-районнарына концертлар белән бардылар, күрше-тирә төбәкләрдә булдылар, үзләре дә төрле милли чаралар оештырдылар. Алдагы елда да Новосибирски татарлары активлыкларын югалтмаслар, милләтебезне саклап калуда үз өлешләрен кертерләр дип, ышанасы килә.

XS
SM
MD
LG