Accessibility links

Кайнар хәбәр

Малайзиядә "Алла" бәхәсе кыза бара


Малайзиядә христианнарга "Алла" сүзен куллануны рөхсәт иткән мәхкәмә карары илдәге кайбер мөселманнар арасында ризасызлыкны арттыра. Узган атна азагында чиркәүләргә булган һөҗүмнәргә яңалары өстәлә башлады.

Малайзия полициясе Перак, Саравак вилаятьләре һәм Борнео утравында христианнарның мәктәп һәм чиркәүләренә каршы ягулык бомбалы һөҗүмнәрнең артуын белдерде. Җомга көнне башланган каршылык чараларында ил эчендә кимендә 8 чиркәүгә һөҗүм булган. Һөҗүмнәр вакытында үлүче яисә яраланучы булмады.

Һөҗүм булган чиркәүләрдәге вәкилләр бинага матди зыян булуын гына белдерә.

Җир асты байлыклары белән танылган Малайзиянең Саравак вилаятендә бер католик чиркәвенең тәрәзәләре җимерелгән, Маләкка шәһәре читендәге чиркәү исә кара белән буялган.

Хөкүмәт чиркәүләргә булган һөҗүмне хөкем итеп, моны оештырган кешеләрнең каты җәзаландырылачагын белдерде.

"Алла" бәхәсе

Мәгълүм булганча былтыр католик христианнарының малай телендә бастырган Инҗилдә "тәңре" сүзе урынына "Алла" сүзен куллануы ил халкының 60% тәшкил иткән мөселманнарда каршылык тудырган иде. Кайбер мөселман оешмалары хәлне хөкүмәткә шикаять итте. Хөкүмәт каршылыкны бастыру өчен "Алла" сүзе кулланылган христиан язмаларын туплап, бу эшне мәхкәмәгә җибәрде.

Малайзия югары мәхкәмәсе чиркәүнең бу таләбен караганнан соң, хөкүмәт куйган тыю карарын гамәлдән чыгарды. Католикларның "Алла" сүзен куллануына рөхсәт итте. Мәхкәмә шулай ук христианнарның мөселман сүзен куллануынын кануни булуын белдерде.

"Алла безнеке!"

Мәхкәмәнең соңгы карары киеренкелекне арттырды. Малайзиянең күпчелек шәһәрләрендә җомга көннән башлаган протестлар көтелгәнчә зур каршылыкка әйләнмәде.

Мөселман протестчылар "Алла безнеке" дигән шигарьләр кычкырды.

Индонезия, Мисыр һәм Сүриядә яшәгән христианнар, шул исәптән татарларның бер өлешен тәшкил иткән керәшеннәрнең "Алла" сүзен куллануына мөселманнар каршы килми. Ләкин малайзиядагы кайбер мөселманнар моны зур "табу" буларак кабул итә.

28 миллион ил халкының 9.1% тәшкил иткән христианнар күпчелек буларак көнбатыш Малайзия утравындагы Сабаһ һәм Саравак вилаятләрендә яши. Әлеге утрауда кара җангел урманнарда шул исәптән шәһәр мәдәниятеннән, диннән бихәбәр асаба халык да яши.

Малай телендә Һералд исемле журналны бастырган һәм язмаларда "Алла" сүзен кулланган католик чиркәве башлыклары, утрауларда яшәгән малай телле халыкка аңлашылсын өчен Алла сүзенең кулланылуын алга сөрә.

Протестчылар католикларны мөселманнарга гына хас "Аллаһ" сүзен куллану белән утраулардагы халыкны алдап, аларны чукындырырга тырышуда гаепли.
XS
SM
MD
LG