Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер татарларының мәдәни үзәгенең киләчәге нинди?


Бу сорау күпләрне кызыксындыра. Сәбәбе дә юк түгел. Беренчедән, аның бинасын ремонтлауга хәлиткеч өлеш керткән Татарстан алдындагы әхлакый бурычыбыз уңышлы эш таләп итә. Икенчедән, Мәдәни үзәк җитәкчелегенең алышынуы да эшләрнең яхшыруына өметләр уята. Яңа җитәкчеректор Рамилә Сафина бу җәһәттән үз алдына нинди бурычлар куя икән соң?

- Татарстан ярдәмендә шушы бинаны сафка бастыру – бик зур эш булды. Хәзер инде икенче олуг бурыч алда тора: Мәдәни үзәкне тулы канлы итеп эшләтү. Бу яктан анык гамәлләр күздә тотыла: балалар өчен татар теле дәресләре, аларны милли сәнгатькә якынайту максатыннан бию, җыр дәресләре оештыру. Безнең хезмәткәрләрнең эш хакы бик түбән булганга, аз гына булса да, аларның матди ягын кайгырту өчен, бәлки түләүле түгәрәкләр дә оештырырбыз. Ә иң зур хыялым – шушы бинаның ишеге ябылмасын, кеше даими килеп торсын.

- Ә моның өчен кызыксындыру ысуллары да булырга тиештер бит. Хәтереңдә булса, “Туган тел” оешмасы, “Өмет” һәм “Чишмә” белән берлектә, “Сембер җыры” фестивальләрен оештыра иде.

- Әйе, тирән хәтердә калган чаралар булды алар. Аны яңартырга кирәк булыр. Ә әлегә без “Уйна, Сембер гармуны” дигән бәйге оештыра башладык. Өлкәнең барча гармунчыларын да җыярга тырышачакбыз.

- Әйе, анысы да күркәм гамәл. Ләкин “Сембер җыры” бәйгесе мөһимрәктер дә әле, чөнки аудиториясе киңрәк булыр иде. Әйтик, безнең фестивальдә Чуашстанның Урмай авылыннан Фәрит Гыйбатдиновның “Мишәр” ансамбле дә катнашкан иде. Сембер үрнәгендә оештырып, ул бөтен ил буенча шөһрәт казанды, ә безнеке – сүндерелде, дисәң дә ярыйдыр. Ә хәзер, үзебезнең аерым бина да булгач, югалтуларны кайтару да алга килеп баса, минемчә.

- Бик дөрес һәм урынлы теләк. “Сембер җыры” фестивален күтәреп җибәрергә кирәк. Шөкер, җырчыларыбыз, сәнгать осталары күп. Ул фестиваль кайтырга тиеш. Һәм моның өчен тиешле шартлар да бар. Танылган сәнгать остасы, заманында “Туган тел” оешмасының барча башлангычларын күтәреп алган Әлфия Рамазанованың Мәдәни үзәктә сәнгать җитәкчесе сыйфатында эшкә урнашуы да мондый ниятләрнең тормышка ашуына нигез була ала.

Әйе, безнең зур хәзинәбез – Татарстанның атказанган артисткасы, өлкәбезнең атказанган мәдәният хезмәткәре февраль башыннан бездә эшли башлаячак. Әлфия Рамазанова үзенең Җыр студиясен оештыруны да күздә тота.

Халкыбызның чын йөзен торгызу, милли үзаңны саклап калу һәм ныгыту ягыннан тагын нинди чаралар күрергә уйлый Татар мәдәни үзәге? Гади генә әйтсәк, тагын нинди план-ниятләрегез бар?

Ниятләр күп инде ул. Мәсәлән, 30 яшен узган ялгыз ир-ат һәм ханымнар өчен “Бәхет” исемле клуб ачып җибәрмәкчебез. Урысларның “Кому за 30” дигәнедәй. Аннан тыш тагын бер зур хыял: Мәдәни үзәктә татарча ЗАГС бүлекчәсе оештыру. Әлегә рәсми ЗАГС хезмәткәрләре белән сөйләшүләр алып барабыз.

Мөселман йолалары буенча Мәдәни үзәктә татарча рәсми теркәү оештыру, милли ашлар белән чәй эчүләр, Кол Гали һәйкәленә чәчәк бәйләмнәре куеп… Мондый чаралар милли хисләр уяту, тарихыбызны искә төшерү, милли үзаңны ныгытуга да, аз булса да, үз өлешен кертер иде, дип өметләнәсе килә", диде Сембер татарларының Милли-мәдәни үзәге директоры Рамилә Сафина.
XS
SM
MD
LG