Accessibility links

Финалга чыгучылар исемлеге үзгәрәчәк


Раил Гатауллин
Раил Гатауллин

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы үткәргән мәктәп сәхифәләре бәйгесе ярымфиналына үткән бары тик татар телендә генә булган сайтлар да алга таба көрәшне дәвам итәчәк.

Бу хакта belem.ru проектының җитәкчесе, әлеге сәхифәләр бәйгесенең жюри әгъзасы Раил Гатауллин белдерде.

“Шикаять белдергән сәхифәләрнең барсы да хәзерге вакытта 2-нче турга үткәрелгән. Алар барсы да катнаша. Берсе дә төшеп калмаган. Бу арада бернәрсә дә үзгәртелмәде. Минем алда 87 сәхифә. Алар жюри әгъзалары тарафыннан бәяләнеп мәгариф министрлыгына бирелгән исемлектә. Бәйге башында барлыгы 144 сәхифә иде.

Мишәбаш мәктәбе сәхифәсе вакытында килеп җитмәгән иде. Минем үтенеч белән ул исәпкә алынды. Аны мин, жюри әгъзасы буларак, тәкъдим иттем. Ул да катнаша. Менә бу рәсми исемлек порталга эленгәнче үк бар иде”, ди Гатауллин.

Ул ярымфиналда катнашканнарның исемлеген дә чыгарып күрсәтте. Чыннан да, анда Сабаның Мишәбаш һәм Эзмә, Арчаның Кушлавыч, Мөслимнең Олы Чакмак, Әтнәнең Түбән Көек мәктәбе сәхифәләре дә бар.

Әле бүгенгә, 14 гыйнварга, инетрнетта мәгариф һәм фән министрлыгы сәхифәсенең мәгариф порталында финалга чыкканнар дигән исемлек эленеп тора. Раил Гатауллин сүзләренчә, финалга үткәннәр дип язылганнарга тавыш бирү дә тукталган һәм интернеттагы бу бит тулысы белән якындагы көндә үзгәртеләчәк.

Гатауллин: “20 гыйнвар көнне жюри тагын бер кат финалга үтүчеләр исемлеген тәгаенләячәк”, диде. Ул исемлек интернеттагы бәйге турындагы биткә дә эленәчәк. Бәйгегә йомгак 30 гыйнварда ясалыр дип көтелә. Аңа кадәр бәйгегә чыккан мәктәпләрнең сәхифәләре турында фикер алышу өчен махсус форум да булдырылачак.

Министрлык сәхифәсендәге исемлекне күреп риза булмаучылар жюрида татар телен камил белгән кеше бөтенләй юк ахыры дип тә аптыраган иде. Чөнки аларны нәкъ татар телендә генә булган сәхифәләрнең финалда күренмәве борчыды.

“Жюрида барлыгы 8 кеше. Аларның 3се татар телен камил белә. Калганнары татарча да, русча да сөйләшә. Татар телен белми торган кеше комиссиядә юк”, ди Гатауллин.

Жюри әгъзаларына басым һәм дус-иш, таныш белеш аркылы үтенечләр барып җитмәсен өчен исемлекне сәхифәгә элмәскә булганнар. Әмма мәгариф министрлыгы хезмәткәре, әлеге бәйгенең җитәкчесе Надежда Сулимова киләсе елда уздырылачак бәйгеләрдә жюри исемлеген алдан ук элеп кую мөмкинлеген дә кире какмый.
XS
SM
MD
LG