Accessibility links

Набуккога игътибар кимиме?


Русияне урап узган энергия проектларының язмышы Грузиянең Кара диңгез ярындагы Батум шәһәрендә узган Энергия саммитында карала.

Батум саммитында катнашучылар Русияне урап узачак газ һәм нефть проектлары турында сөйләштеләр. Чакырылган илләр арасында Украина булса да, аның президенты чарада катнашмады. Бу исә саммит вәкилләре арасында бераз ризасызлык тудырды.

Украина президенты Виктор Ющенко 17 гыйнварда илдә үтәчәк сайлауны сәбәп итеп, саммитта катнаша алмаячагын белдерде.

Европага турыдан-туры энергия үткәрүне максат итеп куйган альтернатив проектлар өчен Украина мөһим роль уйный.
Саммитта Украина катнашмаса да, Азәрбайҗан, Латвия, Грузия һәм Польша вәкилләре сөйләшүләрне дәвам итте. Вәкилләр Набукко һәм Ак агым газ үткәргече белән Одесса-Броди-Гданск нефть үткәргече проектларын үстерү юнәлешендә конкрет эш башларга өметләнә.
Саммит утырышын Грузия премьер-министры Гылаури ачып җибәрде. Ул елына 31 миллиард кубометр газны Европага җибәрәчәк Набукко проектының әһәмияте турында әйтте.

Русиянең Көньяк агымы проектына көндәш Набукко проектының халыкара ярдәм белән төзеләчәген ышандырган Грузия премьеры, энергия агымын төрлеләндерәчәк проектның төбәк илләре өчен бик мөһим булуын ассызыклады.

Европаны кыш уртасында газсыз калдырган Украина-Русия низагы, альтернатив энергия проектларын булдыруны актуальләштерде.

Каспий газын Европага кудырачак Набукко проекты Европа ихтыяҗының нибары 10% гына канәгатьләндерә ала. Икенче яктан, соңгы айларда аңа булган игътибарның кимүе күзәтелә. Берлекнең энергия шурасы башлыгына намзәт булган Гүнтер Өттенгер Брюссельдә инде бу хакта сөйләшүләр булуын инкарь итми. Шул уңайдан бүген Грузиядә җыелган вәкилләр икътисади кризис сәбәпле, бераз сонгa калган проектны яңадан җанладырырга омтыла.

Көньяк зәңгәр агым проекты

Русия исә икътисади кризиска карамастан, Балтыйк диңгезе аша Германиягә тоташкан Төньяк проектын тәмамлап, бар көчен Көньяк зәңгәр агым проектына юнәлдерде.

Русиянең Газпром һәм Италиянең Эни ширкәте иганәсендә башлаган проект, Русия газын Кара диңгез аша Болгариядән Европа Берлегенә кудырачак. Ләкин проект узачак юлның бер өлеше Төркия җирлегенә керә.

Русиянең бу проекты Европа яклаган Набукко проектына көндәш. Бу атнада Төркия премьер-министрының Мәскәү сәфәре һәм кул куелган килешүләр проектка көч өстәде. Набукко проектында урын алган Төркия ике проект бер-берсен тәмамларга тиеш дигән карашта. Шулай да бу ике проектка газ җитәрме? Бу сораугa әлегә җавап юк.
XS
SM
MD
LG