Accessibility links

Татар балалары кышкы лагерьдә ял итте


Кышкы каникул көннәрендә татар гаиләләреннән бер төркем балаларга ялны “Иман” татар яшьләре оештырды. Бу сменадагы балаларның туган телен үстерү, татар халкының тарихы буенча белемнәрен арттыру, мәдәни чаралар уздыру планда иде.

Кырыкка якын малайлар-кызлар ялларын бик кызыклы һәм мавыктыргыч итеп уздырды. Балалар санаулы гына көннәрдә дә бик күп чараларда катнашып, дуслашып, өстәмә белем алып кайтты.

Шушындый сменаны “Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Гөлназ Нургалиева беренче тапкыр оештыра. Башта күңелендә икеләнүләр булса, малайлар-кызларның активлыгын күреп, планга кертелгән һәр чараны күтәреп алуларыннан канәгать калган.

“Безнең шәкертләребез башка балалардан әдәплекләре белән аерылып торуннан сөендем. Аларның йөзләрендә һәрвакыт елмаю булды”, диде Гөлназ Нургалиева.

Рәсимә Садыйкова
Җәмилә Мөхәммәтова тәрбияче вазыйфасын башкарган. Ул да балалар белән беренче тапкыр эшләгән. Аның төркемендә иң кечкенәләр булуына карамастан, барлык чараларда катнашырга тырышканнар.

Шушындый ял итү сменаларында татар теле укытучысы Рәсимә Садыйкова күп еллар тәрбияче булып эшләсә дә, соңгысыннан аеруча канәгатьлек хисен кичерүен җиткерде. “Иман” берлегендә бик җаваплы егетләр-кызлар туплануын, аларның балалар белән уртак тел табып, күңел җылысын биреп эшләүләрен билгеләп үтте Рәсимә Садыйкова.

Өч көн-төн тулы могҗизалар белән тулы булды, диде Воткинск шәһәреннән балалар алып килүче татар үзәге вәкиле Сәрия Карамуллина. “Балалар да, үзем өчен дә кызыклы һәм файдалы мәгълүматлар алып китәбез. Җәйге сменаны көтәбез, килергә тырышырбыз”, диде Сәрия Карамуллина.

Шулай итеп, балалар кышкы урман уртасында утырган лагерьдә ял итте, танышты, аралашты, дуслашты. Җәй айларында тагын очрашырга сүз куешып таралышты.

"Иман” татар яшьләре берлеге рәисе Гөлназ Нургаилиева өйгә бирем дә бирде – балалар җәйге ял лагереның исемен уйларга, логотипын ясарга да тиеш.
XS
SM
MD
LG