Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хабаровскида татар җыры кичәсе үтте


София Кәримова һәм Ринат Асадуллин
София Кәримова һәм Ринат Асадуллин

Хабаровскида татар яшьләренең “Сандугач” исемле музыкаль бәйрәме үтте. Кичәне шәһәрнең яшьләр клубы белән берлектә шул җирлектә эшләүче милли үзәк оештырды. Чара Хабаровскиның “Зарина” дип аталган кафе бинасында үтте.

Кичә кызыклы сценарий буенча оештырылган иде. Программаны радиожурналист Садыйк Хәмзин алып барды. Ул килгән кунакларга кичәнең ни өчен “Сандугач” дип аталуын түбәндәгечә аңлатып бирде:

"Гомумән, татарларда сандугач образы еш кулланыла. Татарстанның Сидоровка авылында Сандугач урамы, Башкортстанның Янавыл районында Сандугач авылы бар. Сандугач исемен йөрткән иҗат коллективлары, студияләр дә байтак. Шулай ук халыкара татар җыры бәйгесе дә “Сандугач” дип атала. Тату тормыш, бәхетле гомер итүне дә “сандугачлар кебек сайрашып” яшәү белән чагыштыра татарлар”, диде ул.

Кичәнең беренче өлеше татар халкының бөек шәхесләренә багышланган cлайд-фильмнан башланды. Видеофильмны кызлар төркеме башкаруында “Сандугач” җыры алыштырды.

Сәрвәр Туктаров
“Һәркемнең күңелендә үз сандугачы. Татар җырсыз яши алмый. Халкыбызның җыр-моңы хиссезләрдә хис, моңсызларда моң уятыр көчкә ия”, дип татар җырларының үзенчәлекләрен ачып бирде Садыйк Хәмзин.

Гармунчы Ринат Әсәдуллин чыгышы бу сүзләрне тагын бер кат раслады. Соңрак сәхнәгә бер-бер артлы София Кәримова, Алия Лозовик, абыйлы-энеле Азамат һәм Айдар Айдарбаевлар, Катя Низаметдинова һәм Галия Зарипова чыкты. Алар үзләре яраткан җырларын татар телендә башкардылар. Тамашачы аларның һәркайсын үз итеп каршылады, чыгышларын көчле алкышларга күмде. Хабаровскида яшь талантларның күп булуы һәм, иң мөһиме, руслар арасында туып-үсеп, татарча сөйләшмәгән яшьләрнең туган телдә җырлар өйрәнүе сокландырды.

Анна Пандырева «Әткәй» җырын башкарганда, залдагы кызлар бәйрәмгә килгән әтиләрен биюгә чакырды. Кичә шулай җыр-бию, шаяру-көлү белән үрелеп барды. Сәхнә белән тамаша залы бер бөтен булып берләште. Бу инде кичәләрдә сирәк була торган күренеш. Бәйрәмне оештырган яшьләр үзләре дә кичәнең шундый матур чыгасын көтмәгән иде.

Кичәнең икенче өлешендә татар җырын башкаручылар бәйгесе оештырылды. Бәйгедә җиңеп чыккан Азамат Айдарбаев “Сандугач” исеменә лаек булды.

Кичәдә катнашучылар Хабаровски милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Сәрвәретдин Туктаровка, “Зарина” кафе хуҗасы эшкуар Илдар Сабитовка рәхмәт сүзләре әйтте, яшьләргә яңа иҗади уңышлар теләде. Хабаровскида үткән татар җыры кичәсе моңга сусаган күңелләрдә җылы истәлек калдырды.

XS
SM
MD
LG