Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обаманың беренче елы: өметләр кими бара


АКШ президенты Барак Обаманың вазифага керешүенә бер ел булды. Ул хакимияткә җитди үзгәрешләр башкару вәгъдәләре белән килгән иде. Фикер белешүләргә күрә, Обаманың биргән вәгъдәләрен үти алачагына шикләнүчеләр арта бара.

Обаманың хакимияткә килүенә (20 гыйнвар) бер ел тулу уңаеннан фикер белешү үзәкләре сораштырулар үткәрде. Нәтиҗәләргә караганда, җавап биргәннәрнең якынча яртысы президентның беренче ел эшчәнлеге белән канәгать түгел.

ABC News һәм Washington Post үткәргән сораштыруда катнашканнарның өчтән бере Обама аңа баглаган өметләрне акламады дип җавап биргән. Президент бер ел эчендә уңышка иреште диючеләр саны 47%, апрель ае белән чагыштырганда 20% азрак.

Дөрес, Обаманың вәгъдәләр исемлеге, башка президентларныкы белән чагыштырганда, күпкә озынрак иде. Гыйрактан гаскәр чыгару, Әфганстанда сугышны җиңү, илне икътисади кризистан чыгару, эшсезлек дәрәҗәсен киметү, сәламәтлек, мәгариф өлкәсендә җитди үзгәрешләр башкару.

Сәламәтлек реформасы

Сайлау алды компаниясе вакытындагы эйфория хисләре тиз сүрелде, алар урынына чынбарлык килде. Бу кадәре эшне тиз арада эшләп булмаячагын американнар аңлады булса кирәк.

Скотт Браун
Обаманың кәефен кырган соңгы хәбәр сишәмбе Массачусетс штатыннан килде. Озак вакыт демократлар биләмәсе саналган бу штаттан сенатка республикан вәкиле, алай гына түгел, Обаманың сәламәтлек өлкәсендә реформалар програмына кискен каршы чыккан Скотт Браун сайланды.

“Ил буйлап сәфәр йөрү нәтиҗәсендә мин бер нәрсәгә төшендем: американ халкы көчләп тагылган триллион долларлык сәламәтлек саклау програмын теләми.”

Браунның җиңүе Обама өчен зур авырлыклар тудыра ала. Сәламәтлек програмы сенатта тавышка куелырга торганда демократлар әһәмиятле тавышны югалтты.

Расачыл бүленеш

Американың беренче каратәнле президенты буларак, Обама бу илне гасырларга сузылган расачыл бүленеш чиреннән дәвалар дигән өметләр дә бар иде. Бу өметләр әлегә тормышка ашудан ерак тора.

Барак Обама
Фикер белешүләргә күрә, бер ел элек, Обама президентлыкка ант китергән вакытта, аның сайлануы ак һәм каратәнлеләр арасындагы мөнәсәбәтне яхшыртачак дип американнарның 58% җавап биргән булса, хәзер бу сан 41% калган.

Шулай да, Обаманың тарафдарлары әлегә төшенкелеккә бирешми. Алар иң популяр президентларның берсе булган Рональд Рейганны да беренче елдан соң халыкның яртысы гына хуплаган ди.

Күзәтүчеләр фикеренчә, Обаманың эшлисе эшләре әле алда. Аның тарихка иң популяр президент булып керү-кермәве шул эшләрне башкару-башкармавына бәйле булачак.
XS
SM
MD
LG