Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай тәмәкене тыя


Дөньяда иң күп төтен кулланган ил - Кытай тәмәкене тыю турында яңа адымнар ясый башлады. Кытайда 7 зур шәһәрендә 2011 елга кадәр 4 төркем мөһим рәсми урында тәмәке тартуны тыйган программ башлый.

Кытай халыкара радиосы хәбәренә караганда, 7 зур шәһәр "тәмәке тартылмаган мохит булдыру проектына" катнашуын белдерде. Әлеге проект нәтиҗәсендә барлык эш һәм рәсми урыннарда тәмәке тартуны "тәмам" тыюны максат итеп куя.

Кытайда төтен продуктларыннан елына 100 миллионнан артык кеше үлә. Тәмәкене тыю адымын 2000 елда әкренләп гамәлгә ашыра башлаган Кытай, "халыкара төтен контроле килешүенә" кул куйган иде.
XS
SM
MD
LG