Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан президенты урынына Миңнеханов тәкъдим ителәчәк


Русия президенты Дмитрий Медведев Татарстан президенты вазыйфасына “Бердәм Русия” фиркасе тарафыннан тәкъдим ителгән өч намзәт арасыннан Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнехановны сайлап алуы турында белдерде.

Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылында туа.

1978 елда ул “инженер-механик” квалификациясе алып, Казан дәүләт авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.

Аның “товар белеме һәм азык-төлек товарлары белән сәүдә итүне оештыру” белгечлеге дә бар - 1986 елда Миңнеханов Мәскәүдәге совет сәүдәсенең читтән торып уку институтын тәмамлый.

1990-92 елларда Рөстәм Миңнеханов Арча районы башкарма комитеты рәисе булып эшли, 1992-93 елларда Арча районы администрация башлыгының беренче урынбасары була.

1993-96 елларда Биектау районы администрациясен җитәкли.

1996-98 елларда Татарстанның финанс министры булып эшли, ә 1998 елда Татарстан хөкүмәтен җитәкли башлый.

Ул икьтисад фәннәре докторы (2003 ел).

Автоспорт белән мавыга. Атказанган спорт мастеры.
XS
SM
MD
LG