Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар матбугаты яңа елда


Яңа елга кергәч, татар газет-журналлары үзләренең беренче саннарын чыгарып, укучыларга тәкъдим иттеләр. Аларның тиражлары артты. Татарстанда һәм Башкортстанда чыгучы кайбер басмаларның тиражлары турында мәгълүматлары үзгәреп тора.

Әйе, соңгы елларда милләт тә, матбугат та коргаксый, кими дигән фикерләрне еш ишетергә туры килә. Милли мәгариф системасы чикләнгән, татар, башкорт телләренең куллану дәрәҗәсе тарайган шартларда тиражлар җыю җиңел түгел. Шулай да, татар матбугатында уңай күренешләр д очрап тора. “Ватаным Татарстан” газетының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров күптән түгел бу басманың тиражы 5 мең данәгә артуы турында игълан итте. Гадәттә мөхәррирләр мондый кискен сикереш ясамаска тырышалар. Чөнки быел тираж 5 меңгә арта, ә киләсе елда аны саклап калу өчен әллә ниләр эшләргә туры килә. Иң шәбе – тотрыклы тираж белән чыгу.

Әлбәттә, дәүләт басмаларында тиражлар китапханәләргә яздыру, ветераннарга, мәктәпләргә, хакимият яки спонсорлар исәбенә язылу гадәте дә бар. Республиканың рәсми “Татарстан” журналының русча чыгарылышы гыйнвар аенда килеп тә җитте. Ул басмага шушы елның 11 гыйнварында имзаланган. Рус телендәге басманың баш мөхәррире Диләрә Байчурина дигән ханым, аның урынбасарлары Татьяна Вафина һәм Нияз Әхмәдуллин икән. Рубриканы алып баручылар Рафаэль Мостафин һәм Татьяна Колчина, әдәби редактор Николай Коновалов. Менә шушы зур булмаган редакция чыгарган “Татарстан” журналының русча варианты 4 400 данә. Бу журнал ваклап сату киоскларында күбрәк таратыла. Абунәчеләрнең саны күрсәтелми. Журнал элекке елларда 2-3 айга соңрак дөнья күрсә, быел айның 3нче атна ахырында ук дөнья күрү көтелмәгән хәл.

“Казан утлары” журналы да вакытыда чыкты. Калын академик журналны уку өчен телне, әдәбиятны, тарихны яхшы белергә кирәк. Нигездә ул киоскларда сатылмый, ә абунәчеләргә таратыла. Беренче санның тиражы 2 959 данә. Русиянең калын әдәби журналлары дә 5-10 мең тираж белән чыкканны истә тотсак, бу болай начар түгел. Үзен мәдәни, гыйлемле шәхес дип санаучылар менә шундый академик басманы алдырмасалар һәм укымасалар, чынлыкта алар гадәти томана затлар дип саналырга хаклы.

“Мәгариф” журналының беренче санында баш мөхәррир Габделхак Шәмсетдинов яңа елның Укытучы елы игълан итүенә сөенә. Татар теле укытучылар гына түгел, гомумән барлык укытучылар, журналистлар, студентлар милли басмаларны алдырсалар, вәзгыять үзгәрер иде. “Мәгариф”нең быелгы тиражы 13 640 данә. Әлбәттә, газет-журналларның тиражы февраль-март айларына бераз арта, ләкин җәй көне кискен кими. Яңарак кына чыга башлаган басмалардан “Сәхнә” журналы турында ишеткәнегез бардыр. Анда инде артистлар, җырчылар, кызыклы рәсемнәр күз нурын алып тора. Аның директоры һәм баш мөхәррире Туфан Миңнуллин булгач, дәүләт ярдәме һәм эшне оештыру сизелеп тора. Журналның җаваплы мөхәррире Земфира Гыйльметдинова сүзләренә караганда, алар хәзерге тираж белән канәгать.

“Кәеф ничек” атналык газетының 3нче саны чыкты инде. Тиражы 24 мең данә. Карап торуга аз түгел. Ә иң зур тиражлы “Акчарлак” атналык газетының 3нче санының тиражы 39 507 данә. Аз түгел бу. “Ирек мәйданы” һәм “Безнең гәҗит” кебек мөстәкыйль хосусый басмалар бер-берсе белән көндәшлек иткәненә әлләни игътибар бирми, үз юлыннан баралар. Алар дәүләт басмаларын уятып, сискәндереп җибәрә, үзләре дә иртәгә ни буласын белмичә, үз көчләренә ышанып яшәү өчен көрәшәләр. Бу вакыйгалар каршылыклы һәм кызыклы икәнлеге сезгә мәгълүмдер.

Инде хәзер Татарстан белән Башкортстанны чагыштырсак, тагын да гыйбрәтлерәк булыр. Башкортстанда 90 ел дәвамында татарча чыгучы “Кызыл Таң” газеты хезмәткәре Ландыш Әбүдәрова хәбәр иткәнчә, 2010 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре көткәннән беразга гына яхшырак булган.

"Кызыл таң" газетының гомум тиражы быелның беренче яртыеллыгына 23181 данә җыелган. Бу 2009ның беренче яртыеллыгыннан 2 меңгә, икенчесеннән 3 мең ярымга күбрәк, ягъни узган яртыеллыкта 19615 мең абунәче язылган. "Өмет" республика яшьләре газеты җәйге язылу чорында 29080 данә булган, хәзер – 29225 абунәче язылган. Ә узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, ул 4 меңнән артык укучысын югалткан.

Ике айга бер тапкыр чыга торган "Тулпар" яшьләр журналы җәйге чорга караганда бер меңгә арткан һәм хәзер 7634 данә тираж җыйган. 2009ның беренче яртыеллыгына караганда бу сан 1100гә азрак. Бары тик шәхси газет булган "Атна" гына тотрыклы рәвештә 40 мең тирәсе тиражын саклап килә.

Гомумән, җәйге чор белән чагыштырганда, абунәчеләр саны артса да, узган елның шушы чорына караганда, тиражлар кимегән. Бу тенденция берничә ел дәвамында күзәтелә. Басмаларның баш мөхәррирләре тираж кимүнең төп сәбәпләре итеп язылу хаклары артуны, басма газет-журналларга көндәшлеккә интернет кебек мәгълүмат чараларының киң таралуын атый. Шул ук вакытта татар телендә укучы аудиториянең кимүен дә сәбәп итеп күрсәтергә мөмкин", диде Ландыш Әбүдәрова.
XS
SM
MD
LG