Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер халкы элекке өлкә башлыгы Юрий Горячевны соңгы юлына озатты


Җомга көнне иртүк Өлкә хакимияте бинасында аның җәсады белән хушлашу мөмкинлеге тудырылган иде. Ә 13 сәгатьтә матәм чарасы башланды. Һава салкын булуга карамастан, халык күп җыелган иде.

Чараны губернаторның урынбасары Александр Пинков ачып җибәрде. Ул Сергей Морозов исеменнән дә бөтен өлкә халкының кайгысын уртаклашуын белдерде.

Өлкәнең Кануннар чыгару җыелышы рәисе Борис Зотов Юрий Горячевның хезмәт юлын тасвирлады. Элекке Өлкә Советы рәисе – бүген Мәскәүдә Хисап пулатының аудиторы Сергей Рябухин үз коллегалары һәм җитәкчесе Степашин исеменнән дә Юрий Горячевның безне бик иртә ташлап китүенә борчылу белдерде.

Өлкә үзәгенең мэры Сергей Ермаков Юрий Горячевның безне иртә ташлап китүен аның үзен кызганмыйча эшләве белән аңлатты:

“Ул үзен кызганмады һәм аның йөрәге мондый авырлыклары күтәрә алмады”, диде.

Губернаторның урынбасары Александр Пинков башка төбәкләрдә дә Горячевның вафатына борчылулары турында сүз тотты. Татарстан Президенты Шәймиев һәм Күмертау өлкәсе башлыгы Аман Тулеев хатлары белән таныштырды. Алардан бер өзекне без дә тыңлап карыйк әле.

"Ульян төбәге үсешенә олуг өлеш керткән, аның тарихында якты эзләр калдырган беренче губернаторы вафат булды. Андый шәхесләрне югалту - бик тә авыр кабул ителә торган фаҗига", диде Александр Пинков.

Артабан мәрхүмнең җәсады, Почет каравылы озатуында, Мемориаль үзәкнең эспланадасы янына китерелде. Алдарак баручы яшь кызлар – егетләр Юрий Фроловичны илтү юлына чәчәкләр сибеп бардылар. Зиратка мәрхүмне һәм аның озатучыларын алып бару өчен, уннан артык автобус һәм байтак ГИБДД машиналары да озата киттеләр. Шулай ук хәрби автоиспекция машиналары да.
XS
SM
MD
LG