Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йорк Казан арасы...


Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Нью-Йорк штаты парламенты җитәкчесе белән очрашып, үзара аңлашу турында Меморандумга кул куячак.

Америка дәүләт секретаре Һиллари Клинтон Мәскәүгә һәм Казанга килеп киткәч, Русия төбәкләренең канун чыгару органнарына төньяк Америка штатлары белән парламентара мөнәсәбәтләр урнаштыру мөмкинлеге туды. Бүген Татарстан Дәүләт Шурасы вәкиллегенең Америкага рәсми сәфәре башланды. Аны Фәрит Мөхәммәтшин җитәкли.

Татарстан илбашы Миңтимер Шәймиев яңадан түрә булудан баш тартып, федерал үзәк Татарстан президентлыгына премьер-министр Рөстәм Миңнехановны тәкъдим иткән көннәрдә Татарстан Дәүләт Шурасы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин Кушма Штатларга рәсми сәфәр белән китте. Сәфәр барышында Мөхәммәтшин Ак йорт, Дәүләт департаменты һәм Америка Конгрессының канун чыгаручылары белән очрашачак.

Дәүләт шурасы матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, ике арадагы сөйләшүләр Русия-Америка арасындагы “сүндереп кабызу” сәясәте мәсьәләләренә багышлана. Русия-Америка мөнәсәбәтләре турында Кушма Штатларның дәүләт департаменты вәкиле Дэн Рассел, Америка Конгрессының Русия белән эшләү комиссиясе рәистәше, сенатор Бен Нельсон, Американың дәүләт иминлеге шурасының Русия һәм Евразия эшләре бүлеге рәсмие Һовард Соломон белән дә фикер алышу көтелә.

Сәфәр барышында Татарстан Дәүләт Шурасы вәкилләре Берләшкән Милләтләр оешмасына да барырга уйлый. Оешмадагы Русия вәкиле Виталий Чуркин белән очрашу да оештырылачак. Нью-Йорк штатының дәүләт университеты (State University of New York) җитәкчелеге белән белем бирү һәм һуманитар өлкәгә караган сөйләшүләр дә алып барылачак. Соңгы елларда американ университеты белән Татарстан югары уку йортлары арасында студентлар алмашу, ике диплом тапшыру эше дә активлаша бара.
XS
SM
MD
LG