Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милиция түрәсе 3,5 миллион сум ришвәт алуда гаепләнә


Татарстан эчке эшләр министрлыгының тыл идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Насыйбуллин 3,5 миллион сум ришвәт алуда гаепләнә. Подполковник үз министрлыгына Ми-8 боралагын сатарга ниятләгән ширкәттән 10 миллион сум ришвәт сораган диелә.

Татарстанда тәртип саклаучылар ай саен диярлек җыелып, ришвәтчелеккә каршы чаралар үткәреп торсалар да, әлегә алар үз араларында да тәртип урнаштыра алмый.

Узган ял көннәрендә Мәскәүдә 39 яшьлек Татарстан подполковнигы Илдар Насыйбуллин ришвәт алганда тотылган. “Коммерсантъ” басмасы мәгълүматларына караганда, ул Русия башкаласына очкыч белән килгән. Кутузов проспектында акча бирергә тиешле эшмәкәрнең машинасына күчеп утырган. Биредә Татарстан подполковнигына 3,5 миллион сум акча бирелгән. Бу эшләр барысы да яшерен камерага язылып барылган. Гаепләнүчене ришвәт алган урында ук кулга алганнар.

Русия прокуратурасы вәкиле Владимир Маркин сүзләренчә, Насыйбуллинны күзәтү эшләре узган җәйдә башланган. Ул вакытта подполковник боралак сатучы ширкәттән 10 миллион сум сораган, әмма 500 мең сум гына ала алган.

Эшнең башы шунда, узган җәйдә Русия эчке эшләр министрлыгының тыл идарәсе Татарстанның шундый ук хезмәтенә боралак сатып алуга тендер игълан иткән. Бәйгедә Мәскәү ширкәте җиңгән. Насыйбуллин исә, бу эшмәкәрләргә шалтыратып, ул билгеле бер эш кәгазьләренә үз кулын куймыйча, боралакның Татарстан эчке эшләр министрлыгы гаскәренә кертелмиячәге турында әйткән. Янәсе, ришвәт бирелсә, бернинди проблема булмаячак. Эшмәкәрләр 500 мең сум акча биргән.

Декабрьдә боралак Энгельс шәһәреннән Казанга кайтарылып, Татарстан эчке эшләр министрлыгына 50 миллион сумга сатылган. Эшмәкәрләр исә, бу хәлләрдән соң федераль иминлек хезмәтенә мөрәҗәгать иткән. Инде ярты ел дәвамында бу хезмәт вәкилләре боралак сату эшләрен күзәтеп барган.

Республиканың эчке эшләр министрлыгында исә, бу хәлләрдән таң калалар. Министрлыкның матбугат үзәге башлыгы урынбасары Андрей Галиәкбәров сүзләренчә, Насыйбуллинның бөтенләй дә боралак сатып алу эшләренә тыкшынып, куллар куеп йөрү хокукы юк. Ул башкарган вазыйфа да, идарәдә иң дәрәҗәлесе түгел, ди ул.

“Барыга, негодяй һәм подлец”

Татарстан эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров исә, Насыйбуллин турында бик начар фикердә тора. Ул аны “барыга, негодяй һәм подлец” дип атый. Сәфәров сүзләренчә, бу кеше, аларны бөтен илгә мәсхәрәләгән. “Бүгенге көндә Насыйбуллинның ничек итеп боралак алу эшләрендә куллар куеп йөрү хокукына ия була алуы тикшерелә. Әмма шуны әйтә алам, Насыйбуллин Татарстан эчке эшләр министрлыгына башка аягын да атламаячак. Бу хәлләрдән соң тыл идарәсе эшчәнлеге тикшерелә башлады. Бу идарә башлыгы да үзенә тиешле җәзаны алды”, ди Сәфәров.

Подполковник Насыйбуллин исә, үз гаебен танымый. Бу акчаларны ул ришвәт түгел, ә бурычка алып торган мал ди. Мәскәүнең Замоскворецкий районы мәхкәмәсе исә, бу аклануларга ышанмый. Әлегә гаепләнүче ике айга кулга алынган. Тикшерү эшләре дәвам итә.
XS
SM
MD
LG