Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Шәймиевнең президентлык мөддәтенә чыкмавы һәм Миңнехановның тәкъдим ителүенә фикерегез нинди?


- Шәймиев әйбәт президент иде, ә Миңнехановның нинди булачагын белмим. Бәлки, киләчәктә халыкка күбрәк ярдәм итәр.

- Мин бик шат Миңнехановның тәкъдим ителүенә, чөнки ул үзе яшь, эш сөючән, тырыш, башлап йөрүчеләрдән.

- Миңа кем булса да ярый. Кайсысы булса да барыбер.

- Миңа калса, Шәймиев мәрхәмәтле кеше, сәясәтне аңлый, бар нәрсәне белә.

- Мин тыныч кына кабул иттем. Әгәр дә дәүләт башлыклары шулай кабул иткән икән, дөрестер дип уйлыйм.

- Без Шәймиевне бик яратабыз, без аңа күнеккән идек. Шәймиев вакытында без үзебезне ышыкта тоя идек. Шәймиев күбрәк эшләсен иде. Минңнеханов гомер буе Шәймиевнең кул астында эшләгән кеше, ул Шәймиевнең сәясәтен алып барыр дип өметләнәбез. Ул үзе дә бик акыллы һәм яхшы сәясәтче.

- Миңнеханов безнең республикабызны үстерә алыр дип уйлыйм.

- Шәймиевнең эше безне канәгатьләндерә иде, әмма ул алҗыгандыр. Аны алыштырырлык кеше әле, бәлки, юктыр. Шуның өчен Миңнехановны кую бәлки, бу әле уен гынадыр.

- Миңнеханов авылда үскән егет. Авылда үскән егетләр нык булалар. Аңа ышаныч зур.

- Шәймиев, мариларга да бик ярдәм итте. Волжски шәһәреннән килдем. Үзебездә эш булмаганда без 80% эшне Татарстаннан таптык.
XS
SM
MD
LG