Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган, Пакстан һәм Төркия президентлары Истанбулда очрашты


Әфган, Пакстан һәм Төркия президентлары Истанбулда очрашып, талибан низагын чишү турында бергәләшеп фикер алышты. 3 ил рәсмие террорчылык белән сугышта уртак хезмәттәшлек булдырырга омтыла.

Истанбулда бергә очрашу форсатын тапкан Әфганстан һәм Пакстан президентлары талибан белән көрәштә уртак хезмәттәшлек булдыру планы турында фикер алышты. Бу хакта әфган башлыгы Карзаи махсус план әзерләгән. Әлеге планның эчтәлеге белән ул Пакстан башлыгы Асиф Али Зәрдарине һәм Төркия президенты Абдуллаһ Гүлне таныштырды.

3 яклы сөйләшүләр пәнҗешәмбе көн Лондонда буласы "Әфган конференция" алдыннан узды. Лондонда булачак конференциядә ил иминлеген Әфганстан җаваплыгына калдыру тәкъдиме каралырга мөмкин.

Әфган-Пакстан мөнәсәбәтләре

Пакстан Әфганстан өчен һәрдаим мөһим ил булды. Ләкин Әфганстан Пакстанның төбәктәге һәр бер адымына шикләнеп карый. Монда Пакстанның 90нчы елларда талибанны асравы зур роль уйныйдыр. Шул уңайдан ике ил арасында әле дә ышанычсызлык хөкем сөрә дияргә була. Төп проблема "талибан" һәм аңа карата мөгамәлә.

Пакстан үз эчендә талибанга каршы зур хәрби чаралар күрсә дә, Әфганстандагы талибанга тыкшынырга теләми. Кайбер белгечләр әлеге күренеш турында, Пакстан әфган талибаннарын алга таба куллануны күз алдында тота дигән карашта. Ягъни әгәр дә АКШ Әфганстаннан чигенә калса, Һиндстанның бу илдә арта барган тәэсирен киметү өчен Пакстан Әфган талибан көчләрен кулланырга мөмкин.

"Global Post" интернет сәхифәсенең Кабул хәбәрчесе Җан МәкКензи: Әфган-Пакстан мөнәсәбәтләре турында:

"Әфганстан белән Пакстан арасындагы, аерым алганда, Карзаи белән Зәрдаринең үзара мөнәсәбәтләре каршылыклы. Әфганстан Пакстанның ил эчендә тискәре йогынты ясавын алга сөрә. Бу нисбәттән ике ил рәсмиен очраштыру өчен Төркия низагны киметү максатында арадашчы ролен уйнарга теләде. Ләкин президентларны очраштыру бер хәл, аларны бергә нәтиҗәле хезмәттәшлек итәргә күндерү өчен күбрәк вакыт таләп итә", диде МәкКензи.

Лондон конференциясе

Әфганстанда көннән-көн начарая барган иминлекне ныгыту өчен Карзаига Көнбатыш илләре зур басым ясый. Лондон конференциясе иминлектә җаваплыкны халыкара көчләр җилкәсеннән төшереп, Әфганстанның үзенә йөкләүне максат итеп куя.

Бүгенге очрашуның әһәмиятенә килгәндә, Карзаи сүзчесе Ваһид Гөмәр:

"Төркия президенты Әфганстанда хәрби чаралардан кала, сәяси чараларның бик кирәк булуына басым ясады. Бу уңайдан Төркия кирәк очракта сәяси сөйләшүләрдә Әфганстанга булыша алачагын вәгъдә итте", диде ул.

Карзаи белән Зәрдари 3 яклы сөйләшүләрне башлар алдыннан Төркия премьер-министры Тайип Әрдоган белән сөйләште. Карзаи Лондонга барыр алдыннан сишәмбе көнне Германиядә тукталып, ил канцлеры Ангела Меркель белән очрашачак.
XS
SM
MD
LG