Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар моңы” бәйгесе башланды


Февраль-март айларында татарлар яшәгән төбәкләрдә, кайбер чит илләрдә “Татар моңы” бәйгесенең сайлап алу турлары уза. Бәйгенең максаты татар рухын сыйдырган җырларны популяр итү, халкыбызның моңлы тавыш ияләрен ачыклау.

Конкурсны Мәдәният министрлыгы, Татарстан президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерү фонды, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Салават” эстрада театры, “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе белән берлектә оештыра. Апрель аенда Казанда эстрада артистлары катнашлыгында бәйгенең йомгаклау концерты узачак.

Аңа кадәр Татарстанның атказанган җырчысы Салават Фәтхетдинов җитәкчелегендәге жюри Төмән, Самар, Новосибирски, Оренбур, Кемерово, Әстерхан өлкәләрендә, Семипалат, Магнитогорски, Питербур, Мәскәү шәһәрләрендә, Үзбәкстан, Азәрбайҗан һәм Украинага барып, талантлы яшьләрне сайлап алачак.

Бәйгедә 15тән 30 яшькәчә кешеләр катнаша ала. Тик алга таба оештыручылар яшь үзенчәлеген исәпкә алмаска җыена, чөнки еш кына күпкә олы яшьтәгеләр дә жюрины моңлы тавышлары белән гаҗәпкә калдыра.
Салават Фәтхетдинов

Узган елдан аермалы буларак, бу конкурста гаилә ансамбльләре катнаша. Җиңүчеләргә Гран-при һәм “Ялгыз вокал”, “Вокал һәм вокаль-инструменталь ансамбльләр”, “Инструментларда аерым уйнаучылар” номинацияләрендә һәм “Гаилә ансамбльләре” номинациясе буенча бүләкләү каралган.

Һәр елны өлкәләрдә һәм төбәкләрдә үз җыр бәйгеләре үтә. Мисал өчен, “Урмай моңы”(Чуашстан), “Таң йолдызы”(Төмән), “Себер йолдызлары”(Новосибирски), “Иртыш моңнары” (Семипалатински). Быел исә алар кысаларында “Татар моңы” конкурсының сайлап алу этаплары үтәчәк. Санап кителгән бәйгеләрдә җиңүчеләр “Татар моңы” конкурсының икенче турына уза.

Бәйгенең башкаручы директоры Вил Усманов әйтүенчә, конкурс шартлары узган елдагыдан әллә ни аерылмый. Шулай да, бер яңалык бар. Хәзер катнашырга теләүчеләр үз чыгышларын видеотасмага яздырып, Татарстанга, бәйге дирекциясенә җибәрә. Жюри әгъзаләре ошатса, конкурсантлар икенче турга, Казанга чакырыла. Икенче турда чыгымнарның күп өлешен Мәдәният министрлыгы үз җилкәсенә алачак.

Тагын бер игътибарга лаеклы яңалык - “ТНВ” каналының шушы бәйге кысаларында балалар җыр конкурсы уздыруы. “Җырлы-моңлы балачак” конкурсында 4тән 14 яшькәчә балалар катнаша. Бу турыда тулырак итеп “ТНВ” каналынының директор урынбасары Миләүшә Айтуганова аңлатты.

“Балалар өчен мондый милли рухтагы конкурс юк иде. Киләчәктә без аны, бәлки, аерым номинация итәрбез. Әлегә җиңүчеләрне гала-концертта катнаштырырга телибез. Смс-хәбәр ярдәмендә катнашучыларга тавыш бирергә мөмкин.

Шулай ук телеканалыбызда “Татар моңы” дип аталучы програм әзерләнә, ул йомгаклау концертына 10 көн кала эфирга чыгачак. Анда җырларның тарихы, жюри әгъзаләренең фикерләре яңгыраячак, тамашачыларның хатлары укылачак,” диде Миләүшә Айтуганова.

Бәйгенең жюри рәисе Салават Фәтхетдинов фикеренчә, елдан-ел катнашучылар географиясе киңәя.

“Тик җиңүчеләрне билгеләгәндә ерактан килде дип ташламалар ясап булмый, беренче урында сыйфат булырга тиеш”, ди Салават әфәнде. Фәтхетдинов шулай ук Башкортстандагы вәзгыятькә дә игътибар юнәлтте: "Башкортстан белән каты эшләргә кирәк. Быел халык санын алу елы. Андагы хәлләрне үзегез дә яхшы беләсез”, диде җырчы.

Финанслар белән мактанып булмый, тик иганәчеләргә хатлар язылды, диде оештыручылар.
Миләүшә Айтуганова, Кадрия Идрисова

“Татар моңы” бәйгесе икенче тапкыр гына үтсә дә, татар җәмәгатьчелеге тарафыннан хуплау тапты. Тамашачылар катнашучыларның җырларын гына түгел, ә әдәпле киенү рәвешен дә үз иткән. Оештыручылар әйтүенчә, узган елда кыска итәкләр, ачык изүләр, гомумән, булмаган.

Бәйгенең координаторы Кадрия Идрисова фикеренчә, милли моңнар кешеләрне тәрбияләргә сәләтле.

“Моң безнен калебебезне чистарта торган ысул. Тәрбия күбрәк моң белән керә. Минем фикеремчә, моң белән тәрбияләнгән бала татарлыгыннан читкә китә алмый,” ди Кадрия Идрисова.
XS
SM
MD
LG