Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдар Габдрафыйков: Җанисәп “Без – татарлар!” дигән оран белән үтәчәк


Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

Быел көз Русиядә үтәчәк халык исәбен алу Башкортстан шартларында аеруча четрекле мәсьәлә булып тора. Биредә татар белән башкорт мөнәсәбәтләренә чираттагы имтихан ул. Республика татарлары 2002 елда зур югалтуларга дучар булганнан соң бигрәк тә әһәмияте зур бу эшнең. Ул чакта Башкортстан татарлары 230 мең кешегә кимеп, халык саны буенча урыслардан кала икенче урыннан өченчегә тәгәрәгән иде.

Башкортстан шартларында бу мөһим кампаниягә алдан ук әзерлек башлау аеруча зарур икәнлеген яхшы аңлап, узган ел азагында ук, татар милли оешмалары махсус киңәшмәләрен үткәрде. Анда милли хәрәкәт вәкилләре 2010 елгы җанисәпне “Без – татарлар!” шигаре астында алып барырга килеште. Хәтта кайбер милләтпәрвәрләр бу шигарь генә түгел, ә оран булырга тиеш, дип тәкъдим итте.

Башкортстандагы этнология һәм этнодемография фәне белән шөгыльләнүче татар галимнәре фикеренчә, әлеге саннар чып-чын хәрәмләшү нәтиҗәләре. Күп татарларның үзган җанисәп барышында “башкорт” дип яздырылуына ишарәли алар. Бу четерекле һәм гаҗәп хәлләрне Уфадагы киң билгеле татар галиме, тарих фәннәре кандидаты, этносәясәт белгече Илдар Габдрафыйков тәфсилләп өйрәнде һәм үзенең гыйльми тикшеренүләре йомгакларын төрле бәйсез мәгълүмат чараларында бастырып та чыгарды.

Уфада Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты уздырган утырышларда Илдар Габдрафыйков быелгы халык исәбен алуга әзерлек мәсьәләләре буенча мәгълүматлар биреп тора. Нәкъ менә Илдар әфәнде җитәкчелегендә, Башкортстан татар милли оешмалары җанисәпкә әзерлек чорында һәм аны үткәргәндә эшчәнлек прграммасын әзерләгән иде. “Бу программа өч өлештән тора: җанисәпкә әзерлек чорындагы эшчәнлек, җанисәп барышындагы чаралар һәм җанисәптән соң башкарылырга тиешле эшләр”, ди Илдар Габдрафыйков.

Илдар әфәнде, менә бу программага тәфсиллерәк тукталганда, нәрсәләрне үз эченә ала ул?

Аның тулы эчтәлеген бик ачыклыйсы да килми. Ни өчен дигәндә, барлык серләрне дә әйтсәк, безгә аяк чалырга әзер торучылар да артачак. Шуны әйтә алам, җанисәпкә әзерлек чорында татар милли хәрәкәте, танылган галимнәребезне җәлеп итеп, берничә фәнни-гамәли конференция үткәрәчәк. Шулай ук үзебезнең “Халык ихтыяры” исемле бәйсез газетн чыгаруны тергезәчәкбез. Башка мәгълүмат чараларын, шул исәптән, бәйсез интернет сәхифәләрен дә файдаланачакбыз үзебезнең хак мәгълүматларны җәмәгатьчелеккә җиткерүдә.

Милли хәрәкәт активистларының байтагы татар авылларында эш алып бара. Алар анда яшәүчеләрнең исемлеген төзи һәм аларның милләтен сорап, имзаларын куйдырып ала. Бу үзенчә алдан ук альтернатив җанисәп рәвешен ала. Билгеле инде, бу күрсәткечләр 2002 елдагы рәсми нәтиҗәләрдән бик нык аерыла. Шулай ук халык исәбен алу башлангач, үзебезнең күзәтүчеләр төркемнәрен дә эшкә җигәчәкбез. Бу кампания тәмамлангач, хәрәмләшүләр ачыкланган очраклар буенча мәхкәмәләр аша эш башлау карала һәм башка чаралар.

Рәсми вакытлы матбугат басмаларындагы язмалар һәм радио-телевидениедә чыгучы тапшыруларда Башкортстанның көнбатыш һәм төньяк-көнбатыш төбәгендә телләрен югалткан башкортлар үз асылына кайта башлады, алар үзләрен янә дә башкорт итеп күрсәтәчәк, дигән фикерләр үткәрелә.

Әйе, бу көтелгән хәл иде. 2002 елдагы халык исәбен алуда да рәсми хакимиятләр басымы, алар кулындагы мәгълүмат чаралары әрсез, агрессив рәвештә кулланылды. Шушы ук хәл әле дә кабатлана. Быелгы халык исәбен алуга әзерлектә дә, узганындагы кебек үк, Башкортстанның рәсми мәгълүмат чаралары зур пропаганда эшен җәелдерә. Телевидениедә бу темага махсус тапшыруларның күпчелеге татар авылларыннан әзерләнә. Анда яшәүче татарлар - телләрен югалткан башкортлар, дигән фикер халык аңына сеңдерелә.

Башкорт телендә чыгучы газет-журналлар да бу темага күп урын бирә. Алай гына да түгел, бу гамәлгә республикадагы татар басмалары да җәлеп ителә. Башкортстанның саф татар районнарында татарлашкан башкортлар яши дигән фикерне үткәрүдә башкорт галимнәре Марат Колшәрипов, Фирдәвес Хисаметдинова, Нияз Мәҗитов, Әхмәт Сөләйманов, Рәшит Шәкүр һәм башкалар бик актив катнаша.

Быел Башкортстанда үтәчәк җанисәп алу барышында да мутлашулар булуы шиксез. Узган җанисәптә башкортлар 20 проценттан 30 процентка җитеп, татарларны да узды һәм икенче урынга менде. Ә бу юлы аларның максаты – башкортлар санын 40 процентка җиткереп, урысларны да узу һәм беренче урынга чыгу. Бу инде аларга Башкортстанда башкорт хакимиятләренең үзләренә файдалы сәясәтен үткәрүне легальләштерүгә юл ачачак.

Республикадагы татар этнолог галимнәре һәм татар милли оешмалары җитәкчеләре 2002 елдагы халык исәбен алуда бик күп ялганлаулар булуы һәм бихисап татарларның “башкорт” дип яздырылуы хакында һәрдаим әйтә килде. Бу хәлне хәтта сезнең Мәскәүдәге җитәкчегез В. Тишков та таныды. Ниндидер нәтиҗәләр ясалдымы?

Тәгаен нәтиҗәләр ясалмады. Тәгаен нәтиҗә ясау – ул Башкортстандагы җанисәпне гамәлдән чыгару булыр иде. Әмма бу эшләнмәде. Мәскәүгә бу бик кирәкми дә. Шулай да Тишков әфәнде бу хакта зур трибуналардан, хәтта РФ Дәүләт Думасында да, РФ Иҗтимагый пулатында да әйтте. Бу халык исәбен алуда В. Тишков тикшерүләр күзәтү катырак булачак, дип ышандыра. Әйе, узган халык исәбен алуда республиканың рәсми газетлары, радио һәм телевидениесе халык аңын бутау, томалау өчен, һөҗүмчән пропаганда алып барды.

Башкортстанның татар районнарында күпчелек халыкны татарлар түгел, ә татарлашкан башкортлар тәшкил итә, дигән фикерне халык аңына көчләп сеңдерү юнәлешендә көне-төне үгет-нәсихәт һәм коткы тарату барды. Ә инде җанисәп барышында тиешле кәгазьләрне тутыруда мутлашулар турында әйтәсе дә түгел. Аларга мин шул чакта, районнарда йөргәндә, үзем шаһит булгаладым. Халык исәбен алучыларга, татарларны “башкорт” дип яздырту өчен, алдан ук “файдалы” күрсәтмәләр бирелгән булган. Моны җанисәп алучылар үзләре дә таныды.

Алдан ук фаразлаулар буенча, шундый хәрәмләшүләр аркасында, Башкортстанда татарлар халык исәбе буенча моңарчы булган икенче урыннан өченчегә тәгәрәгән, ә башкортлар, киресенчә, кеше ышанмаслык дәрәҗәдә артып, икенче урынга менгән дип күренә иде. 2002 елгы халык санын алу йомгакларына караганда, Башкортстанда шул чорга җәмгысе 4 миллион 104 мең 336 кеше теркәлгән. Шуларның 1 миллион 490 мең 715 е – урыслар (36,3 %). Икенче урынга 1 миллион 221 мең 302 кеше белән башкортлар чыккан. Бу – 29,8 процент дигән сүз. Ә татарлар саны 990 мең 702 кешегә генә торып калган. Бу исә процент күләмендә алып караганда нибары 24,1 % кына дигән сүз.

Шулай итеп, ике халык исәбен алулар арасында Башкортстан татарлары 230 меңгә кимегән, ә башкортлар саны, киресенчә, 260 меңгә арткан булып чыга. Әлбәттә, мондый хәл республика татар җәмәгатьчелеге арасында зур канәгатьсезлек тудырды. Шуңа да, татар милли хәрәкәте лидерлары раславынча, җанисәпнең милли составка караган өлеше турындагы материалларны республика хакимиятләре ярты ел яшереп тотты да инде. Әмма очлы безне капчыкта озак саклап булмый, ул барыбер бер тишеп чыга. Бу очракта да шулай булды.

Мәскәүгә бер баруымда мин Русия Дәүләт статистика комитетыннан җанисәпнең милләтләргә кагылышлы өлеше мәгълүматларын алып кайттым. Ул саннарны мин үземнең “Коточкыч ялганлаумы, әллә халыкларны кырумы?” дип аталган зур күләмле мәкаләмдә җәмәгатьчелеккә тәкъдим иттем. Менә шуннан соң гына Башкортстан хакимиятләренең дә җанисәп мәгълүматларын тизрәк бәян итүдән башка чарасы калмады. Республиканың рәсми газетларында халык исәбенең милләтләргә караган өлеше ташка басыла башлады. Башта урыс телле газетларда чыкса, аннан бу саннарны башкорт газетларында да бастыра башладылар.

Мисал өчен, башкорт телендә чыгучы “Йәшлек” газеты үзенең бер санында шул мәгълүматларны бәян итеп кенә калмый, ә газетның барлык битләрен диярлек шушы темага багышлады. Газетның беренче бите зур хәрефләр белән җыелган: "Башкортларым, арттык, тагы да арту кирәк!” дигән баш астында ачылган иде. Күпләр белә булыр, күренекле шагыйрь һәм мәгърифәтче Акмулланың: "Башкортларым уку кирәк, уку кирәк!” дигән киң мәгълүм чакыруы бар. Шуны “Йәшлек” газеты хәзер икенче төрле үзгәртеп: "Башкортларым, арту кирәк, арту кирәк!” дигән өр-яңа оран салды.

Газеттагы “Яшәүгә ихтыяр көче бездә таң калырлык” дип аталган язма Башкортстанда төрле елларда халык исәбен алу нәтиҗәләре хакында бәян итә. Башкорт галимнәре Р. Шәкүр, Ә. Сөләймәнов, Н. Мәҗитов, Р. Янугуҗин, Ә. Юлдашбаев, үз татарыбыз Ә. Гаязов һәм башкалар үз мәкаләләрен төрле газет-журналларда бастырып, республикадагы башкорт халкының элекке җанисәп барышларында кимүе татарларга бәйле, дигән фикерне халык аңына сеңдерергә тырышты.

Башкортстанда гади халык арасында үзләрен татармы, башкортмы итеп язуга әлләни әһәмият бирмәүчеләр дә күп. Менә шул хәлдән башкорт милли оешмалары, рәсми хакимиятләр булышлыгында, бик оста файдаланды. 1989 елдагы йомгаклар буенча халыклар нисбәтен кискен үзгәртеп, башкортларның санын ясалма арттыруга ирешә алды алар.

Бу юлы да шуңа өметләнә башкорт туганнарыбыз. Әлеге икътисад төшенкелеге чорында да гади халык көнкүреше, дөнья көтүе турында күбрәк уйлый. Аңа синең татармы, башкортмы булуың әлләни мөһим түгел кебек. Менә шушы хәлдә татар зыялылары һәм милли оешмалары да үз эшчәнлеген җәелдерә.

Илдар әфәнде, башкорт галимнәре көнбатыш районнарда XIX гасырда ук күп кеше башкорт булган, дип раслый ич…

Бу билгеле фактны алар үз файдасына юнәлтә. Күп кенә татарлар чынлап та “башкорт” булып язылган, чөнки башкорт булып язылу байтак ташламалар, өстенлекләр биргән. Инде бу хакта өстәмә бәхәсләшәсе дә килми. Халык санын үзгәртүдәге “уйнаулар”ны бу мәсьәләне яхшы белгән галимнәрдән яшереп булмый. Этнодемографик үзгәрешләрне өйрәнүче белгеч буларак, мин 1989 елдан алып, ел саен, Башкортстан Дәүләт статистика комитетыннан төрле мәгълүматлар, шул исәптән милләтләргә кагылышлы саннарны да сорап алам.

Менә шул вакыттан 2002 елга кадәр, ягъни ике җанисәп арасында, һәр елны милләтләр нисбәтенә кагылышлы дөрес мәгълүматлар бирелеп килгән иде. Ләкин, Башкортстан Дәүләт статистика комитеты саннарына карасаң, ниндидер могҗиза белән, нәкъ менә 2002 елда Башкортстан татарлары арасында туучылар саны ышанмаслык дәрәҗәдә кимегән һәм, киресенчә, үлүчеләр саны кискен арткан булып чыга. Шул елны республика татарларының табигый кимүе 34 процентка җиткән, имеш.

Шул ук елны татарларның республикага миграция хәрәкәтендә дә кеше ышанмастай хәлләр булган. 1989 елдан башлап һәр елны республикага татарлар иң күп кайтучылар булган иде. Гомум кайтучыларның 40 проценттан артыграк өлешен тәшкил итте бу сан. Хәтта моңа кайбер тар күңелле башкорт милли оешмалары вәкилләре ризасызлык та белдергәләп чыгыш ясый килде. Ә менә җанисәп үткән 2002 елны республикага кайткан татарлар саны 3 тапкыр кимегән итеп күрсәтелә. Шул ук вакытта башкортлар бигрәк күп кайткан дигән саннар бирелә. Бу да чеп-чи ялганга корылган нәтиҗә. Болар барысы да хакимиятләр кушуы буенча эшләнгән хөсетлек иде.

Хәрәмләшүләрнең ачык бер мисалын бер генә башкорт авылы да булмаган Дүртөйле районы мисалында да китерергә мөмкин. Анда без җентекле тикшерү оештырган идек. Дүртөйле шәһәрен алыйк, анда ике халык санын алу арасында – 1989-2002 елларда татарлар саны 28 процентка, ә башкортлар 8 процентка арткан булып күренә.

Шул ук вакытта район авылларында шушы ике җанисәп арасында капма-каршы күренеш күзәтелә. Янәсе татарлар 29 процентка кимегән, ә башкортлар киресенчә, өч тапкырга арткан. Күрәсең, шәһәр җирендә татарларны башкорт дип яздыру бик ансат түгелдер, ә авыл халкының башын бутау җиңелдер. Мондый хәлләр бер Дүртөйлегә генә хас түгел. Барлык татар районнарында һәм алардагы шәһәрләрдә башкортлар шул рәвешле “арткан”.

Башкорт галимнәре моны хәрәмләшү дип түгел, ә башкортлар ниһаять үз асылына кайта башлады, ди.

Әйе, алар моны һәр адымда тәкрарлый. Башкорт тел галимнәре һәм тарихчылары 2002 елгы халык исәбен алулар нәтиҗәләреннән бик тә бәхетле. “Татарлар арасында эреп югала баручы башкортларның үзаңы уяна башлады һәм алар соңгы җанисәптә үзләрен “башкорт” буларак күрсәтте, дип белдерергә ашыкты алар. Ләкин Башкортстанның көнбатыш районнарында гомер-гомергә татарча сөйләшкән халыкның яшәгәнен Башкортстандагы киң билгеле галимебез, профессор Радик Сибәгатов та, башкалар да кире каккысыз дәлилләр белән раслаган иде. Ул хакыйкатькә күз йомып булмый.

Электән үк килгән чын башкортлар, татарлар төбәгендә яшәсә дә, телен дә, үзаңын да югалтмый ул. Моңа ачык мисал итеп Бүздәк районындагы данлыклы башкорт авылы Каңны-Төркәйне китерергә мөмкин. 500 еллык тарихы булган бу авыл халкы, Бүздәк төбәгендә саф татарлар “камалышында” гомер кичерсә дә, башкорт булып калган.

Американың күренекле язучысы Марк Твен язганча, ялганның өч төре бар – ялган, оятсыз ялган һәм статистика. Ләкин әгәр дә хакимиятләр өчен ялганлашу көндәлек тормышның аерылгысыз өлеше булса, бу инде аларның тәман чыгырдан чыгуын күрсәтә.
Республика җитәкчеләре татар халкының рухи мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү буенча элегрәк биргән вәгъдәләрен үтәми.

Мәгълүм булуынча, 2003 елның 4 июлендә президент Мортаза Рәхимов “Башкортстан татарларының милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү юнәлешендә өстәмә чаралар” дип исемләнгән фәрманын имзалаган иде. Ул документта Башкортстанда татарча укытучы урта гомум белем бирү мәктәпләре һәм татар классларының санын арттыру, татар телен укытуга кулай мөмкинлекләр булдыру бурычлары куелган иде. Карарда шулай ук татар халкының милли-мәдәни мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен дә кайбер тәгаен чаралар билгеләнгән. Әмма Башкортстан президенты күрсәтмәләре бөтенләй дә санга сугылмый һәм алар тормышка ашырылмый.

Башкортстан Президенты 2003 елда үзен яңадан илбашы итеп сайлаганда, беренче турда җиңә алмагач, икенче тур алдыннан, республикада татар теленә дә дәүләт теле статусы бирүне вәгъдә иткән иде. Чөнки беренче турда татар районнары М. Рәхимовка аз тавыш бирде. Шуннан, татарларның тавышын алу өчен, татар теле дәрәҗәсен дә күтәрүне ышандырды ул. Әмма бу вәгъдә дә сүздә генә калды. Хәтта, киресенчә, республикада элегрәк ирешелгән гамәлләрне сызып ташлаучы эшләр кылынып ята.

Узган ел азагында Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Уфада Мортаза Рәхимов белән очрашканда, Башкортстанда татар халкы мәнфәгатьләрендә яңа гамәлләр тормышка ашырылачак, шул исәптән “Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесе тапшырулары күрсәтелә башлаячак, дип вәгъдәләнгән иде. Ләкин бу сөйләшүләр нигәдер нәтиҗәсез кала. Сәбәбе нидә икән?

Аның сәбәпләрен алардан сорау урынлы. Күп вәгъдәләр сүздә генә кала ич. Монысы да шулар исәбеннәндер. Мисал өчен, шул ук татарча укытуны алыйк. Республика түрәләре татар балалары рәхәтләнеп үз ана телендә белем ала, дип тәкърарларга ярата. Шул ук вакытта елдан-ел татар мәктәпләре һәм сыйныфлары саны кимегәннән-кими.

Районнардагы татар мәктәпләренә ел саен республика Мәгариф министрлыгының күрсәтмәсе килеп төшә. Аңа ярашлы, республикадагы татар мәктәпләрендә һәм гимназияләрендә башкорт теле, дәүләт теле буларак, мәҗбүри укытыла. Алай гына да түгел, моңарчы татар телен һәм әдәбиятын укыткан мөгаллимнәр хәзер башкортча укытуга күчте. Башкорт телен укытучылар төрле өстенлекләрдән дә файдалана. Аларга өстәмә түләү дә карала һәм фатирлар да бушлай бирелә.

Илеш, Дүртөйле, Чакмагыш, Борай, Балтач, Яңавыл кебек саф татар районнарында, 2002 елдагы җанисәптән соң, 70-90 процентка кадәр халык (татарлар дип аңла) башкорт санала. Ә инде алар “башкорт” икән, димәк нигә әле алар үзләренең “ана” телен өйрәнергә тиеш түгел, дигән таләпне куя хәзер башкорт милләтчеләре һәм республика Мәгариф министрлыгы түрәләре. Ләкин шул ук вакытта бер гаделсезлек тагын өскә чыга. Республиканың татарлар яшәгән төньяк-көнбатыш районнары мәгарифе гел игътибардан читтә калдырыла. Мисал кирәкме? Бар андый мисаллар. Шуларның берсе – мәгариф буенча республика август киңәшмәләренең ел саен көньяктагы башкорт районнарында гына оештырылуы.

“Моның ни гаебе бар инде” дип каршы чыгучылар да булырга мөмкин. Эш шунда ки – республика август киңәшмәләре уздырылучы районнар бер ел алдан ук билгеләнә һәм аларда яңа мәктәпләр төзү, искеләрен заманча итеп яңартуга, юллар салуга һәм яңартуга йөзләрчә миллион сум акча күчерелә. Август киңәшмәләре зурлап оештырыла башлаганнан бирле әле алар фәкать саф башкорт районнарында гына үткәрелде. Акчалар да анда гына акты. Мәктәпләр дә төзелде һәм алар иң заманча компьютерлар һәм башка техник җайланмалар белән җиһазландырылды да.

Башкорт галимнәре “Башкортстан - башкорт халкы өчен бердәнбер төп нигез, шуңа күрә дә биредә аларга аерым игътибар бирелергә тиеш”, дип белдерә. Бер караганда, дөрес тә кебек бу таләп.

Бу таләп начар түгел, ләкин аның да чамасы-чиге булырга тиеш. Башкорт милләтчеләре соңгы елларда Башкортстанны 130 дан артык милләт яшәгән төбәк дип түгел, ә “башкорт иле” дип атый һәм шушы “төшенчәне” барлык халык аңына дыңгычлап тутырырга тырыша. Бу республикага башкортлар төп хуҗа, алар гына биредә асаба халык, титуллы милләт булып чыга. Алар гына һәр өлкәдә, һәр эштә башкаларның төшенә дә кермәгән өстенлекләргә ия. Ә калган халыклар биредә килмешәк һәм алар башкорт туганыбызга биредә яшәткәне өчен рәхмәт укып, шөкер кылып кына торырга тиеш булып чыга.

Барлык җитәкче вазыйфаларга башкорт милләтле туганнарыбыз тәгаенләнә, депутат урыннарына да алар гына “сайлатыла”. Ә татарлар Башкортстан шартларында хакимиятләргә йә сайлаулар алдыннан тавыш өчен генә, йә халык исәбен алганда, башкорт санын арттыру өчен генә кирәк. Әлбәттә, башкорт булу Башкортстанда советлар чорыннан ук отышлы иде. Шуңа күрә дә бихисап татар зыялылары, “башкорт” булып язылып, үз тормышларын шактый җайлады.

Шул ук шагыйрьләрне, сәнгать әһелләрен генә алсак та, алар башкортча иҗат итәргә мәҗбүр булды. Әйе, Башкортстанда башкорт булып йөрү электән дә мактаулы иде. Ләкин соңгы егерме ел вакыт эчендә башкорт булып язылу һәм башкортка хезмәт итү аеруча көчле хуплауга лаек була башлады. Чөнки башкортлаштыру рәсми хакимиятләр дәрәҗәсенә менгән зур сәясәткә әверелде.

Әйе, башкорт хакимиятләре 2002 елдагы халык исәбен алуда үз максатына иреште. Хәзер 2010 елда үтәчәк җанисәптә дә аларның, республикада башкортның санын тагын да арттыру өчен, үзләре кулланган (сыналган) алымнарны кулланачагына шик юк. Башкортстанда татарларның халык саны буенча өченче урынга тәгәрәвенә күз йомып, кул селтәп карарга ярамый. Киләчәк буын татарларыбыз бу битарафлыкны гафу итмәс.

Быелгы җанисәп нәтиҗәләренә фаразларыгыз ничек?

Әгәр рәсми хакимиятләр басымы булмаса, татарлар 1989 елгы дәрәҗәдән дә бераз артып 30 процентка җитәргә тиеш. Әлбәттә, табигый арту нәтиҗәсендә, башкортларның да артуы күзәтелә. Чынлыкта алар 21 проценттан 22-23 процентка җиткәндер дип уйлыйбыз. Урыслар бераз кимеде – алар 36 процент чамасы булырга тиеш. Әмма бу фаразлар, җанисәп дөрес үткәрелсә генә, тормышка аша. Ә аның дөрес үткәрелүе бик шикле.

Илдар әфәнде, милләтләрнең саклануы хакында киңрәк фикер йөрткәндә, тагын бер сорау килеп туа, Русиядә 30-40 елдан соң татар һәм башкорт теле һәм, гомумән, шушы ике тугандаш халыкның милләт буларак саклануы ни дәрәҗәдә булыр?

Бу сорау татар һәм башкортны гына түгел, ә урысларны да борчый. Ни өчен дигәндә, 2050 елларга Русиядә урысларның да саны шактый кимиячәк, шул ук вакытта читтән килүче башка милләтләр саны бермә-бер артачак. Аеруча кытай милләте вәкилләре бик нык ишәергә мөмкин Русия киңлекләрендә. Аларның гомум тормышка да йогынтысы көчле булачагы фаразлана. Хәзер глобальләштерү заманында хәл-вакыйгалар көне-сәгате белән үзгәрә. Татар белән башкортның да милләт буларак саклануы хәвеф астында.

Менә шул шартларда башкорт туганнарыбызның бүгенге белән генә яшәве, алдагы көнне уйламыйча, татарлар исәбенә башкортны арттырырга тырышып ятуы һич кенә дә аңлашылмый. Безгә, киресенчә, бер-беребезне кысмыйча, рәнҗетмичә, якын туганнарча, яшәү хәерле. Татар күңелендә бүгенге хәлләрдән юшкын калса, башкорт туганыбызга авыр чакта ярдәмгә килмәскә, таяныч булмаска да мөмкин ич ул.
XS
SM
MD
LG