Accessibility links

Медиа сугышы: Һаити зилзиләсе артында кем тора?




Зилзиләләр вакыт-вакыт булгалап тора. Гадәттә үзләреннән-үзләре. Әмма сүз берләштерү теориясенә ышанган кешеләр өчен кайвакыт аларның сәбәпләре дә була. Еш кына сәбәп итеп Кушма Штатларның яшерен коралы атала.

12 гыйнвар Һаитида булган көчле зилзиләдән соң да андый аңлатмаларның пәйдә булуы гаҗәп түгел. Бу юлы әлеге хәбәрләрнең дөнья буйлап ничек таралуы кызыклы.

Хәбәрнең төгәл кайдан тарала башлавын ачыклавы кыен. Беренче булып ул 18 гыйнвар көнне Венесуэланың ViVe TV интернет сәхәфәсендә дөнья күргән, булса кирәк.

Ул хәбәрдә, Русиянең Төньяк флоты хәбәр итүенчә, Һаитидагы котычкыч зилзиләнең сәбәбе АКШ диңгез хәрбиләренең корал сынавы булган, диелә. Хәбәр ышанычлырак күренсен өчен микән, 9 гыйнварда Калифорниянең Эурека шәһәре янында булган зилзилә артында да американ хәрбиләре торуы өстәлгән. Ул зилзиләдә корбаннар булмады.

Бераздан Венесуэла президенты Һуго Чавес ул хәбәрне телевидениегә чыгып кабатлады. Чавесның анализын Русиянең RT каналы (элекке Russia Today) күтәреп алды:

“Венесуэла җитәкчесе Һуго Чавес Американы янә масаюда гаепләде. Бу юлы ул Һаити зилзиләсе артында Кушма Штатлар тора дип белдерә. Испаниянең ABC гәзите Чавесның, американ хәрбиләре Һаити ярлары буенда зилзилә тудырырлык корал сынаган, дигән сүзләрен китерә. Бу юлы барып чыкмаган, ләкин төп максат Иранны җимерү, ди Чавес.”

ABC хәбәрендә сенсациянең төп чыганагы итеп Русиянең Төньяк флоты китерелсә дә, RT телевидениесе бу мәгълүматны төшереп калдыра. Аның урынына Һаити казасын яктыртканда ул Кушма Штатларга каршы төрле алымнар куллана, шул исәптән Вашингтонның бу кризисны Һаитины басып алу өчен куллануын искәртә. (видео)

Төтене булгач, уты да булырга тиеш. 23 гыйнварда бу темага Иран телевидениесе алынды. Press TV каналы хәзерге вакытта Һаитида тәртип урнаштыру эшләрен җитәкләүче американ генералы Кен Кин зилзилә вакытында да анда булган, дип хәбәр итте. Янәсе, американнар корал сынауның нинди каза китерәчәген алдан белгән.

Моның ише хәбәрләрне интернетта HAARP сүзе белән эзләп табып була. HAARP – Кушма Штатларның югары ешлыктагы балкышлар өйрәнү програмы. Американ хөкүмәте бу програм элемтә технологияләрен яхшырту максаты белән ионосфераны тикшерү өчен кирәк дип аңлата. Сүз берләштерү теориясенә ышанучылар Русия белән Европа Берлегенең дә шундый ук проектлары булуын һәм аларның бергәләп зур күләмле җимреүләр башкару өчен кулланыла алуын кисәтә. (видео)

Тектоник корал сүз берләштерү теориясенә ышанучыларның яраткан темасы. Русиянең РТ каналы моны үзе дә таный. Ләкин, үзенең хәбәрендә Грузиянең 2002 елда Көньяк Кавказда булган зилзилә өчен Русияне гаепләгәнен мисал итеп китерә.

Әйтергә кирәк, RT каналы шул хәбәрен тараткан көнне Русиянең Төньяк флоты сүзчесе корал сынавы турындагы хәбәрне “фәнни фантастика” дип атады һәм Русия флотының моңа бернинди катышы да булмавын белдерде.

Тик сенсация таратучы мәгълүмат чаралары ул белдерүгә игътибар итмәде, яисә итәргә теләмәде. Күрәсең, сүз берләштерү теориясе кемгәдер кирәк. Бигрәк тә Венесуэла, Иран һәм Русия арасында мөнәсәбәтләр үсә барган чакларда.
XS
SM
MD
LG