Accessibility links

Кайнар хәбәр

Давос җыены башланды


Чәршәмбедә Швейцариянең Давос курортында Дөнья икътисад форумы башланды. Дөньякүләм җыенда Татарстан төркеме дә катнаша. Аны республиканың премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Алып таулары итәгендә матур урында урнашкан Давос курортында үтүче еллык җыенда быел 2500 якын кеше катнашыр дип көтелә. Биш көн барачак чарада алар дөньяның көн үзәгендә торган мәсьәләләрне карарга җыена, тирә-юнь мохиттан алып икътисадка кадәр.

40-нчы тапкыр үткәрелгән быелгы җыенда дөньяның иң эре банк җитәкчеләре катнаша. Узган ел, финанс кризисы сәбәпле, аларның күбесе Давоска килмәгән иде.

Давос җыенына кунаклар махсус чакыру нигезендә килә. Катнашучыларның 75% эшкуарлар, шул исәптән, дөньяның меңнән артык иң эре компания башлыклары. Чакырулар шулай ук хөкүмәт җитәкчеләренә, академияләргә, хөкүмәттән бәйсез оешмаларга җибәрелә.

Давос форумына нигез салган алман икътисадчысы Клаус Шваб сүзләренчә, быелгы җыенның ораны: “Яңадан уйлау, яңадан сызу, яңадан төзү” булачак.

Аерым алганда, Һаити зилзиләсеннән зыян күргәннәргә ярдәм итү, анда төзекләндерү эшләре турында сүз барачак.

Шулай ук, бар дөньяга йогынты иткән финанс кризисы, аның сәбәпләре һәм сабаклары тикшереләчәк. Хәзер дөньяда бу кризистан чыгу башланды дип санала. Шул ук вакытта кайбер абруйлы икътисадчылар якын арада яңа кризис башланырга мөмкин дип кисәтә.

Алай да, Халыкара валюта фонды әлегә 2010 елга үсеш фаразлый. Алты ай элек ул үсеш 3.1% булачак дисә, хәзер 3.9% дип үзгәртте. Фонд белгечләре бу төзәтүне Кытайга бәйләп аңлата.

Игътибар үзәгендә – Кытай

Кытайда быел да зур икътисади үсеш көтелә. Аналитиклар фикеренчә, якын арада ул дөньяның икенче икътисадына әйләнәчәк, 2020 елга исә гомум җитештерү белән Кушма Штатларны да узып китәргә мөмкин.

Быелгы җыенда Кытайга зур урын бирелә. Ике махсус сессия аңа багышланган. Кытай быел Давоска 54 кешелек төркем җибәргән. Моңарчы бер илнең дә Давоста мондый күләмдә катнашканы юк иде.

“Көнбатыш илләре бу илнең иске Европадан һәм иске Кушма Штатлардан тизрәк үсүен күрә, – ди Брукингс институты белгече Бари Босуорт. – Ул күпкә әүземрәк, күбрәк мөмкинлеге булган тиз үсүче базар. Ул хәзер җитештерү машинасы гына түгел, ә чын базар.”

Белгечләр фикеренчә, Кытай сурәтендә башка илләр, шул исәптән Русия быел күләгәдә калачак. Русия төркемен финанс министры Алексей Кудрин җитәкли.

Клаус Шваб Казанга килгәч
Давос җыенында Татарстан төркеме дә катнаша. Аны премьер-министр Рөстәм Миңнеханов җитәкли. “БИЗНЕС Online” язуынча, төркемдә тагын өч “икътисад генералы” бар: Сергей Когогин (КАМАЗ), Шәфәгать Тахаутдинов (Татнефть) һәм Альберт Шиһабетдинов (ТАИФ).

Давоска нигез салучы Клаус Шваб Татарстанның яхшы дусты санала. 2008 елның сентябрендә ул Казанга килеп, республикага югары бәя биреп киткән иде.

Кайбер мәгълүмат чаралары узган елгы җыенда Шваб Миңнехановка Казанга Сабантуйга килергә вәгъдә иткән дип хәбәр иткән иде. Әлегә килмәде, бәлки быел килер. Бу юлы Миңнеханов Давоска булачак президент дәрәҗәсендә китте.
XS
SM
MD
LG