Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иминлек кайчан Әфганстан җаваплыгына күчәр?


Лондонда узган халыкара конференциядә Әфганстандагы иминлекне җирле көчләргә тапшыру тәкъдиме каралды. Моның өчен уңайлы вакыт билгеләү турында Британия премьеры Браун, процессның ел ахырында башлап булачагын әйтте.

Британия җитәкчелегендә Лондонда узган бер көнлек Әфган конференциясендә бергә очрашкан 70 илнең тышкы эшләр министрлары Әфганстан иминлеген җирле хакимият җаваплыгына тапшыру мәсьәләсендә фикер алышты.

Конференциядә катнашучылар арасында БМО һәм Әфган вәкилләре белән бергә АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон да бар иде. Алар шулай ук элекке талибан сугышчыларын дәүләт сәясәтенә җәлеп итү мәсьәләсен сөйләште.

Әфганстан президенты Хәмит Карзаи конференциягә кадәр ясаган чыгышында, 2015 елга кадәр ил иминлеген Әфган көчләренә "тулаем" тапшыру кирәклегенә басым ясады.

Британия премьер-министры Гордон Браун да Карзаи таләбен искә алып, иминлекне Әфган хакимиятенә тапшыру процессын ел ахырында башларга мөмкин, дип әйтте:

"Бу конференциядә күчеш процессын башлау вакыты карала, мәхәлләләрдән алып шәһәрләргә кадәр иминлекне Әфган иминлек көчләре җаваплыгына күчерү процессын билгеләү өчен шартлар һәм мөмкинлекләре каралды", диде ул.

Браун шул ук вакытта Әфган көчләрен ныгыту кирәклегенә басым ясады.

Британия премьер-министры 2011 елга кадәр Әфган хәрбиләре санын 171600гә, ә милиция санын 134 меңгә арттыруны максат итеп куя.

Әгәр бу максат гамәлгә ашса, Әфган милиция һәм хәрби көчләренең саны 300 мең булачак. Ягъни 134 мең халыкара хәрби санына караганда, Әфган көчләре ике тапкыр күбрәк булачак.

Сугыштан баш тартканнар өчен фонд

Браун сугышудан баш тарткан Талибан сугышчылары өчен халыкара бер фонд булдыру турында сөйләде. Әлеге фонд Талибаннан аерылырга теләгән сугышчыларның эш, акча һәм иминлек ягын кайгыртачак.

Шулай итеп, президент Карзаинең Талибан хәрәкәте эчендә түбән дәрәҗәле сугышчыларны хакимият ягына тарту өчен алга сөргән планы яклау тапты.

Хамит Карзаи хәтта талибан башлыкларын җәлеп итәчәк яңа сәяси процесс турында сөйләде.

"Хөкүмәт буларак барлык ватандашларга кулыбызны сузарга тиешбез, шул исәптә өметләре акланмаган кардәшләребезгә дә. Ягъни бернинди террор оешмасы белән бәйләнеше булмаган, Әфган конституциясенә буйсынган кешеләргә", диде ул.

Карзаинен бу планы яклау тапса да, АКШ һәм БМО аның файдалы нәтиҗә бирәчәгенә шик белән карый.

Ришвәтчелек белән көрәш адымы


Шулай ук Карзаи конференциядә хакимиятне көчләндерү һәм коррупцияне бетерү өчен яңа хәрәкәт карары турында сөйләде һәм бу хакта чаралар күрергә вәгъдә итте.

"Коррупция белән көрәш икенче президентлык мөддәте вакытымда беренче мөһим вазыйфа булачак. Хөкүмәт коррупция белән көрәштә барлык чараларны күрәчәк. Ришвәтчеләр җaзаландырылганда, аннан читтә торган кешеләр бүләкләнәчәк", диде ул.

Лондон конференциясе үз эшен берничә айдан Кабулда дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG