Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфадагы Татар конгрессы бурычлар билгеләде


Җомга көнне Башкортстан Татар конгрессының киңәйтелгән утырышы булып үтте. Анда конгресс вәкилләре еллык эш планын кабул итте.

Башкортстан Татар конгрессы җитәкчеләре үзләренең 2010 елга эш-максатлары турында киңрәк даирәгә җиткерү һәм бергәләп эшләргә җәлеп итү өчен, республикадагы башка татар милли оешмалары җитәкчеләрен дә чакырды бу киңәшмәгә. Җәмгысе 18 җәмәгатьчелек оешмасы җитәкчеләре һәм актив әгъзалары килгән.

Беренче көн тәртибендә бу елга эш планын кабул итү каралган иде. Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзалары, теге яки бу комиссия рәисләре үзләре башкарачак эшләр хакында әзерләгән планнарын тәкъдим итте һәм тикшерүгә чыгарды. Һәр чыгыштан соң тәкъдимнәрне тикшерү һәм аларга төзәтмәләр һәм өстәмәләр кертү дә оештырылды.

Быел Башкортстан Татар конгрессы оештырачак чаралар арасында мәдәни кичәләр, юбилейлар, хәтер һәм искә алу мәрәсимнәре дә байтак кына. Шулай ук сәяси-иҗтимагый чаралар да байтак каралган. Алар арасында татар теле статусы мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьләр әзерләү, урам җыеннары оештыру, шулай ук татар мәктәпләрен саклап калуга кагылышлы чаралар да бар.

Шулай да иң төп эшчәнлек даирәсе итеп Башкортстан Татар конгрессы әгъзалары быел октябрь аенда үтәчәк халык исәбен алуга әзерлекне саный. Бу темага кагылышлы да байтак чаралар күзаллана.

Конгресс утырышы көн тәртибендәге икенче мәсьәлә дә беренчесенә кушылып китте. Чөнки икенче тема булып нәкъ менә җанисәпкә әзерлек һәм аны үткәрү чорында башкарылачак эшләр хакында сөйләшү тора иде. Бу мәсьәләне тикшерү аеруча җанлы барды. Чыгыш ясаучылар да күп булды. Башкортстан Татар конгрессы вәкилләреннән тыш, башка татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре дә бу мәсьәләгә карата үз фикер-карашларын әйтте.

Җыелыш барышында һәр оешма да быелгы халык исәбен алу чорында үзләре башкарачак эшләр турында аерым программа төзегән. Шулардан чыгып уртак бер программа төзү һәм киңәшләшеп, бергәләп эшләү кирәклеге ассызыкланды.
XS
SM
MD
LG