Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия тәкъдимен НАТО ни өчен кабул итми?


Грузия президенты Михаил Саакашвили НАТОга мөрәҗәгать итеп Әфганстандагы гаскәрләргә әйберләрне Грузия аша китертергә тәкъдим итте. Хәрби йөкне Пакстан аша Әфганстанга җибәргән АКШ һәм НАТО Грузия тәкъдимен хупламый.

АКШ гадәттә Әфганстанга булачак һәр төрле халыкара ярдәм тәкъдимнәрен кабул итәргә әзер. Бигрәк тә тотрыклыкны урнаштыру мәсьәләсендә кыенлык кичергән соңгы айларда. Ләкин Грузиянең ярдәм тәкъдиме чыгарма булып тора.

Грузия ике тапкыр Әфганстанга җибәреләсе ярдәмнәр өчен үз җирлеген куллануны тәкъдим итте. Беренче тапкыр бу тәкъдим былтыр февраль аенда яңгыраса, 11 айдан соң Грузия башлыгы бу тәкъдимен кабат ясады.

Грузия тәкъдименә карата Пентоган, яисә Ак Йорттан рәсми җавап булмады. НАТО рәсмиләре мондый тәкъдимнең сәяси һәм логистик яктан мөмкин булмаячагы турында гына белдергән иде.

Европа шурасының тышкы эшләр мәсьәләсендәге элекке белгече Даниел Корски Грузия тәкъдиме һәм аның нигә кабул ителмәве турында болай фаразлый:

"Грузия логистик яктан моңа әзерме? Шушы сорауга җавап эзләргә кирәк. Ягъни моның өчен шартлар тудырылганмы? Бу тәкъдим бер ел элек яңгыраган иде, ләкин Әфганстанга йөк ташу өчен Пакстан һәм төньяк транзит юлы җан тамыры сыман", диде ул.

Грузия мондый планга нигезләнә: НАТО көймәләре хәрби ярдәмнәрне Кара диңгез аша Грузия портына ташыячак, аннары йөк поездларга төялеп Азәрбайҗанга, аннан соң Каспий аша көймә белән Казакъстан яисә Үзбәкстанга җибәреләчәк. Шушыннан йөк Әфганстанга җибәреләчәк. Шулай ук Грузия НАТОга үз йөк очкычларын ягулык алу өчен Грузия һава аланнарын куллануны да тәкъдим итте.

Саакашвили башка илләрнең дә бу тәкъдимне хуплап каршы алачагына ышана.

Шулай да хәрби йөкнең Әфганстанга ташуда иң мөһим юл Пакстан аша уза. Гәрчә, йөкне ташыганда, Әфганстанның көньягында сугышчы һөҗүме куркынычы югары булса да, бу юл чагыштырмача иң уңайлы һәм кыскасы булып тора.

Моннан кала АКШ белән Русия арасында йөк очкычларының Русия һава киңлеген куллануына рөхсәт иткән килешүдә булдырылган иде. Ләкин елына 4 мең очкычка рөхсәт иткән килешү тулысынча гамәлгә аша алмый. Килешүдән соң 6 ай узса да, нәтиҗәсе әле күренми.

Бәлки шул уңайдан Грузия президенты Саакашвили әлеге вәзгыятьне форсат итеп үз тәкъдимен кабатларга булгандыр. Мәгълүм булганча, Грузия һәр форсатта НАТОга якынрак булырга тели.

Ләкин Кара диңгездә НАТО көймәләренең артуы 2008 елның август аенда Грузия белән сугышып алган Русияне ачуын арттырырга мөмкин. АКШ һәм НАТО болай да Мәскәү белән стратегик бәйләнешләрне дәвам иттерүдә каршылыкларга очрап тора. АКШ һәм НАТО Русия белән каршылыкка керергә теләми.

НАТО югары рәсмиләре 2008 елда сугыш сәбәпле туктап калган әгъзалыкны җанландыру өчен Грузиянең тәкъдимнәр белән процессны яңартырга тырышуы турында шик белдерә. Шулай да, матбугат очрашуы вакытында Саакашвиле тәкъдимнең асылында сәяси мәнфәгать булуын инкарь итте.
XS
SM
MD
LG