Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маргарете Эрсен-Раш: Төрки телләр – иң кызыклы телләр


Маргарете Эрсен-Раш (у) үзенең бер шәкерте белән
Маргарете Эрсен-Раш (у) үзенең бер шәкерте белән

Шушы көннәрдә Германиянең Harrasowitz нәшриятында “Tatarisch – Lehrbuch für Anfänger und Fortgeschrittene” исемле яңа китап дөнья күрде. Ул алман телле халыклар өчен беренче татар теле дәреслеге булып тора. Аның авторы – танылган алман галимәсе, төрки телләр белгече Маргарете Эрсен-Раш. Күптән түгел аның башкорт теле дәреслеге дә басылып чыккан иде. Маргарете ханым белән шул уңайдан әңгәмә кордык.

Бу китапны чыгару минем бик зур теләгем иде. Бәлки беләсездер, 1991 елда мин Казанга барган идем, төрек телен укытырга. Шул вакытта бераз гына татар телен өйрәнә башладым. Бер елдан Уфага бардым. Бу ике телне дөньяга таратырга теләдем. Татар һәм башкорт телләре дәреслекләрен яза башладым. Ләкин бу эш озакка сузылды, кайбер проблемнар да булды. Иң мөһиме, хәзер китаплар бар. Грамматиканы алман телендә яздым. Татар теле грамматикасын Флера апа Сафиуллина белән эшләдек. Соңгы төзәтмәләрне Берлинда Илмира Мифтахова ясады. Хәзер мин бик шатмын. Алманнар өчен татар теле дәреслеге дә бар, башкорт теле дәреслеге дә бар.

Маргарете ханым, ничек уйлыйсыз, бу китаплар белән кызыксынучылар булырмы? Германиядә, башка алман телле илләрдә татар, башкорт телләре белән кызыксынучылар бармы?

Бар. Германия мисалында аңлатыйм. Бездә тюркология белемен алучылар башта төрек телен өйрәнә. Аннан соң татарча, я башкортча, я уйгурча, алтай телләре. Һәрбер университетта бөтен телләр дә юк. Мәсәлән, татар, башкорт телләрен укытуны Берлинда (Ирекле университетта) мин башладым. Хәзер Гиссенда да бар, ләкин белүемчә, анда пассив рәвештә (текстлар нигезендә) укытыла. Бу яңа китапта компакт диск та бар, ягъни, татар телен ишетергә, кабатларга мөмкин булачак.

Шуны да әйтим, 2007 елда минем төрек теле дәреслеге чыккан иде. Татар һәм башкорт дәреслекләре аңа бик охшаш. Ягъни, берәр кеше башта төрек телен өйрәнсә, үзеннән-үзе татар һәм башкорт дәреслеген укый ала. Методика шундый.

Бу дәреслекләр Германия университетларында инде кулланыламы?

Берлинда татар телен Казаннан Илмира Мифтахова укыта. Заманында мин башлаган идем, ул дәвам итә. Өч ел элек мин Франкфуртта укыттым. Ләкин хәзер монда тюркология бетте, алтаистика гына калды. Алтаистика дигәндә төрек һәм уйгыр телләре генә күз алдында тотыла. Шуңа күрә хәзергә төрек телен генә укыта алам, татар, башкорт телләрен укыта алмыйм. Тюркология беткәннән соң студентлар кимеде.

Маргарете ханым, хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсез, киләчәккә планнарыгыз?

Төрек теленең яңа грамматикасын эшлим, күп күнегүләр белән. Чөнки төрки телләр өчен аерым грамматика кирәк. Аңлашыла торган телдә язылган грамматика. 1928 елда төрекләр гарәп имласыннан латин әлифбасына күчкәннән соң, башта безнең телебез турында алманнар, французлар нәрсә язган икән дип караган. Хәзер аңлаганнар – безнең телебез аерылып тора. Шуңа күрә, бераз гомерем булса, бу эшне башкарасым килә.

Төрки телләр минем өчен иң кызыклы телләр. Аларның мантыйгы бар. Эшем сәбәпле күп телләр өйрәнергә туры килде, инглиз, испан, гарәп телләре. Ләкин берсе дә төрки телләр кебек кызыксындыра алмады.

Форсаттан файдаланып, Казандагы бар таныш-белешләремә салкын Германиядән, Франкфурттан бик күп сәлам тапшырам.
XS
SM
MD
LG