Accessibility links

Шәймиев матур китә. Ә Рәхимов белән ни булыр?


Башкортстан татарларының Мәскәүдәге "Космос" кунакханәсе каршында узган пикеты. 27.11.2004
Башкортстан татарларының Мәскәүдәге "Космос" кунакханәсе каршында узган пикеты. 27.11.2004

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевның урыныннан үз теләге белән, урынына үз кешесен калдырып китүе Башкортстан җәмәгатьчелегенә дә көчле тәэсир ясады. Башкортстандагы башкорт элитасы Рәхимовның да Шәймиевча китүенә өметләнә.

Дөрес, монда Башкортстанга хас бер үзенчәлекне искә алмый булмый. Башкортстанның рәсми мәгълүмат чаралары да, җәмәгать эшлеклеләре дә һәм дәүләт эшлеклеләре дә “тугандаш” Татарстанны, андагы хәлләрне бик сирәк искә алалар. “Тугандаш” дигән төшенчәне Башкортстан җитәкчелеге хәзер инде, нигездә, Чиләбе, Оренбур һәм Курган өлкәләре турында сүз барганда гына куллана. Татарстанны искә алганда да, аны ешрак “күрше” республика диләр.

Әмма, бу юлы Башкортстанда Миңтимер Шәймиевның әлеге сәяси адымын күрмичә булдыра алмадылар. Ни дисәң дә президентлыктан китү темасы, хакимиятне кулында тоткан (һәм, әлбәттә инде, киләчәктә дә тотарга ниятләгән) башкорт элитасы өчен үтә дә мөһим тема булып тора. Һәм Татарстан президентының сәяси адымына карата рәсми Башкортстан оператив рәвештә мөнәсәбәтен белдерде.

27 гыйнварда берничә мәгълүмат агентлыгы, Башкортстан президентының матбугат хезмәтеннән алынган хәбәргә нигезләнеп, республика башлыгы Мортаза Рәхимовның Шәймиевның китүенә кагылышлы фикерләрен яңгыратты. Рәхимов сүзләренә караганда, бу вакыйга аның өчен көтелмәгән хәл булмаган. Китү турында карар кабул итәр алдыннан, ике президент дустанә шартларда үзара сөйләшеп, яшьләргә юл бирү кирәклеге турында аңлашканнар икән.

Сәясәт белгече, икътисад фәннәре докторы, профессор Ринат Гатауллин андый сөйләшү булганлыгына шикләнүен белдерде. Дусларча сөйләшү өчен, дуслар булырга кирәк ди Гатауллин. Ә моның өчен Башкортстандагы татарны һәм татар телле башкортларны кысуны туктатырга кирәк. Ә инде, тулысынча Мортаза Рәхимов авызына карап торган Башкортстанның Федераль Җыелыштагы депутатларының Татарстан белән Русия Федерациясе арасындагы ике яклы Шартнамә расланганда ике тапкыр да аңа каршы тавыш бирүләре, гомумән, дошманлык гамәле булып тора.

Ринат Гатауллин, Татарстан президенты вакытында, дәрәҗәсен саклап китә ди. Аның фикеренчә, Мортаза Рәхимов алай китә алмаячак. Шәймиев Татарстаныннан аермалы буларак, Рәхимов Башкортстаны бертуктаусыз республикадагы нефть тармагы тирәсендә кылынган җинаятьләр, кеше үтертүләр, канунны бозып дәүләт милкен үзләштерүләр һәм башка төр җинаятьләр тудырган җәнҗаллар астында яши. Әлбәттә, боларның берсе дә Мортаза Рәхимовның абруе файдасына түгел.

Әйе, Татарстан президенты матур итеп китеп кенә калмый, үз урынына үзе ышанган кешене – республика премьер-министры Рөстәм Миңнехановны калдырып китә. Башкортстан президенты алай итә алмаячак, ди Гатауллин. Аннан соң, Рәхимовның калдырып китәрдәй ышанычлы бер кешесе дә юк, ди ул. Аның куштаннары бар, төрле җинаятьләр кылуда гаепләнүче якыннары бар - әмма, Мәскәү кабул итәрдәй бер кешесе дә юк. Башкортстан президенты булырдай кешеләр кайсысы куылган, кайсысы кабердә ята, ди Ринат Гатауллин.

Башкортстандагы сәяси партияләр һәм иҗтимагый оешмаларның координация советы рәисе Рамил Бигнов фикеренчә, Рәхимов, бәлки, мандаты беткәнче утырыр да, әмма, ул үзе урынына үз кешесен калдыра алмаячак. Рәхимов, мөгаен, әлеге премьер Раил Сарбаевны яисә сенатор Рудик Искужинны калдырырга телидер. Әмма, Кремльнең Рәхимовның оппоненты һәм элекке хезмәткәре, әлеге вакытта Русия Президенты хакимиятендә эшләүче Радий Хәбировны куюы бик ихтимал.

Башкортстандагы тагын бер сәясәт белгече – Алберт Мифтахов “Клуб регионов” интернет-газетында: Мортаза Рәхимов соңгы чиккәчә президентлык кәнәфиенә чат ябышып ятачак, дип белдерә. Моны, ди ул, Мортаза Рәхимовның Башкортстан телевидениесы аша “Мин рәхәтләнеп Шәймиевның варисы Рөстәм Миңнеханов белән дә хезмәттәшлек итәчәкмен”, дип белдерүе раслый.

Аңлашыла ки, Мортаза Рәхимов бар кешегә дә ярый алмаячак. Аның артыннан иске чабата ыргытып калучылар да аз булмас. Иң мөһиме – ул чынлап та, мөгаен, үз урынына үз кешесен, үз башкортын калдыра алмаячак. Башкортстан, Татарстаннан җинаятьләр җәнҗалы күләме белән генә аерылмый. Әгәр Татарстанда татарлар республика халкының яртысыннан күбесен тәшкил итсә, Башкортстанда башкортлар нисбәте хәрәмләшүләргә карамастан 30 процентка да җитми. Ә башкорт телен ана теле дип санаучылар, гомумән, 16 процент кына. Мондый шартларда республикадагы беренче кешенең башка милләттән булуы да бик ихтимал һәм табигый.
XS
SM
MD
LG