Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов: Ике изге урын торгызылачак


Татарстан мәдәният министрлыгы 2009 елга йомгак ясап, башкарасы эшләрне барлады. Тарихи мираска мөнәсәбәт тамырдан үзгәрергә тиеш, дип белдерә мәдәният министры.

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева сүзләренчә, 2010 елда хәл итәсе мәсьәләләрнең иң беренчесе – тарихи һәйкәлләрне саклау булачак. Һәм бу өлкәдә зур борылышлар көтелә.

“Мирас” программасын бүгенгә кадәр тормышка ашыру бу юнәлештәге бөтен минусларны да ачып салган. Яхшы белгечләр җитешмәү, булган акчаларны дөрес тотмау, мәдәни биналарны төзекләндерүче оешмаларның сыйфатсыз эшләве дә ачыкланган.

Зилә Вәлиева
2010 елда Болгарга һәм Зөя утравына бигрәк тә зур әһәмият биреләчәк. Мәдәният министры фикеренчә, Казандагы һәм башка калалардагы тарихи биналар да читтә калмаячак.

“Болар туризмны үстерү өчен дә кирәк. Әмма, иң әһәмиятлесе, халыкара экспертлар белдерүенчә, шәһәр дөньякүләм әһәмияткә ия булырга теләсә, үзенең мирасын саклауны төп стратегиясе итәргә тиеш”, ди Зилә Вәлиева.

Коллегия утырышында катнашкан Татарстан хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышы вакытында Болгар һәм Зөя утравын төзекләндерү өчен президент Миңтимер Шәймиевнең дә зур көч куюын да әйтеп китте.

“Монда Русия мәдәният министрлыгының җитди ярдәме дә таләп ителә. Мин аны федераль проект булыр дип уйлыйм. Бу ике изге урын якын арада торгызылачак һәм кунаклар, шулай ук чит ил кешеләре дә килә торган җир булачак. Алда әле җитди эшләр тора. Бу проектларны башлау гына түгел, ә эшләтеп җибәрү республиканың мәдәният министрлыгы алдында торган иң җитди бурычларның берсе”, ди Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов (с) һәм Андрей Бусыгин

Бу җыелышта Русия мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин да катнашты. Ул Болгар һәм Зөя утравына мөнәсәбәттә бу атнада Мәскәүдә киңәшмә дә булачагын әйтеп узды.

“Бу мәдәният министрлыгының гына эше түгел. Төбәкләр үсеше министрлыгы, икътисадый үсеш министрлыгы, транспорт министрлыгыныкы да. Алдагы ике елда бу эре музей комплекслар өчен һәр ел саен 400 миллион сумга кадәр акча бүленергә мөмкин”, ди Бусыгин.

Аның әйтүенчә, проект-смета документлары әзер булган очракта, акча бирү 2010 елда ук башланырга мөмкин. Бу хакта Русиянең финанслар министрлыгы белән килешенгән инде.
XS
SM
MD
LG