Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оппозиция протест белдерә, омончылар зарлана


Якшәмбедә Русиянең берничә шәһәрендә хөкүмәткә ризасызлык белдергән каршылык чаралары үтте. Күпчелек урында бу чаралар милиция тарафыннан куып таратылды. Мәскәүдәге протест чараларын куып таратуда ОМОНның икенче батальоны да катнашкан. (видео)

Менә шул элиталы батальон сугышчылары начар хезмәт шартларына һәм җитәкчелекнең тәртип бозуларына зарланып Русия президенты исеменә хат язган. Бу хатны оппозициядәге «Новая Газета» бастырды. Тһе New Times басмасы язуынча, хат президент идарәсенә һәм баш прокуратурага җибәрелгән.

Омончылар язуына караганда, алар 15-20 көн рәттән, тәүлегенә 20 сәгать көндезге ашсыз эшләргә мәҗбүр. Җитәкчеләр аларны акча казану чарасына әйләндергән. Алар Рублевкадагы коттеджларны һәм төрле җинаятьчел “абзыйларны” саклауга җәлеп ителә икән.

Моннан тыш бу батальон “ризасызлар” үткәргән чараларны куып тарату эшенә җибәрелә. Сугышчылар әйтүенә караганда, аларның җитәкчесе полковник Сергей Евтиков һәр омончыга кимендә өч кешене тоткарларга куша. Бу план үтәлмәсә сугышчыларга премия акчасы бирелми.

Җитәкчеләр сугышчыларга оппозициянең каршылык чаралары чит илләрнең махсус хезмәтләре тарафыннан түләнә дип аңлата икән. Оппозиция җитәкчеләренең берсе Эдуард Лимоновны шундук тоткарларга дигән күрсәтмә бар.

Эчке эшләр министрлыгы сүзчесе Михаил Суходольский Интерфакс агентлыгына, «Новая Газета»да басылган мәгълүматлар тикшереләчәк, һәм расланган очракта гаеплеләргә карата кырыс чаралар күреләчәк, дип белдерде.

Мәскәү ОМОНы сүзчесе омончыларның хатын “яла ягу” дип атады. Имза куйганнарның кайберләре ОМОНнан инде узган елда ук куылган диде ул.

Һәр айның 31ендә

Узган якшәмбе Мәскәүдә үткән каршылык чарасында ике дистәләп оппозиция активисты тоткарланган. Алар арасында элекке вице-премьер Борис Немцов та булган. Үзенең күргәннәре турында ул радиобызның урыс бүлегенә сөйләде:

“Безнең янда торган полковник, аның исеме Виктор Александрович иде, үзен яхшы тотты, бу хакимият илдә инкыйлаб башлансын өчен ахмаклыкларның барысын да эшли дип сөйләде. Ә менә калганнары ерткычларча кыланды: эттеләр, төрттеләр, кычкырдылар. 82 яшьлек Людмила Алексеевага таба кешеләрне эттеләр.”

Каршылык чарасында күпме кеше катнашты дигән сорауга, Борис Немцов, ОМОН һәм милицияне дә санасаң берничә мең, санамасаң – берничә йөз, диде.

Оппозиция җитәкчеләре каршылык чараларын киләчәктә дә дәвам итәргә вәгъдә итте. Тыныч урам җыеннарын үткәрүне рөхсәт иткән Конституциянең 31нче матдәсенә таянып, алар бу чараларын һәр айның 31нче көнендә үткәрергә җыена. Андый көн булган һәр айда.
XS
SM
MD
LG