Татар җәмәгатьчелек оешмалары берлегенең агымдагы елдагы күпчелек эшчәнлеге җанисәп белән бәйле булачак. Аңа “Без — татарлар!” дигән хәрәкәт төзү, халык санын алуларның мониторингын тикшерү буенча фәнни төркем оештыру, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү, “Башкортстан татарлары” исемле китап нәшер итү кебек мәсьәләләр кергән.
Шулай ук тел статусы өчен көрәш, 2002нче елгы җанисәп нәтиҗәләрен көченнән чыгару өчен мәхкәмәләшүләр, Стәрлетамак һәм Нефтекама шәһәрләрендә татар театрлары ачу, татар әдәбияты һәм мәдәниятен үстерү буенча чаралар да эш планына кергән.
Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының эш планында “Башкортстан татарлары” исемле дәүләт программасы кабул итү, татар яшьләренең беренче форумын уздыру, “Татарстан-Башкортстан дуслыгы һәм хезмәттәшлекнең яңа баскычлары” исемле, шулай ук республика татарлары проблемалары буенча фәнни–гамәли конференцияләр үткәрү, Башкортстандагы татар авылларының паспортын булдыру, шигърият һәм проза буенча антологияләр нәшер итү һәм башка мәсьәләләр кергән.