Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ерак Шәрыкка татар моңы китте


Чаллыда яшәүче җырчы Марсилия үзенең иҗат төркеме белән Ерак Шәрыкка сәфәргә чыгып китте. Иҗади сәфәр вакытында алар Төмән, Томски, Омски, Новосибрски, Кемерово, Красноярски, Иркутски, Чита шәһәрләрендә булып, Ерак Көнчыгышның Амурдагы Комсомольски, Хабаровски, Владивосток шәһәрләренә барып җитеп, юлны Сахалинда тәмамларга җыена.

Ришат Йосыпов Чиләбе татары. Шунда яши, шунда туган, шунда үскән. Әмма, гомеренең шактый өлешен сәфәрдә уздыра. Ул сәяхәтче дә, яки геолог ише сәфәрдән кайтып керә белмәгән белгеч тә түгел. Ришат Йосыпов татар сәнгатенә, мәдәниятенә һәм милләтенә гашыйк кеше. Менә шушы милләтенә тугрылыгы аны илгизәр иткән.

Бүгенге көндә ул, нигездә татар эстрадасы аяк басарга да курыккан Ерак Шәрык якларындагы милләтәшләребезне куандырып, ул якларга җыр-моң ташый. Элек, татар мөһәҗирләре генә йөргән әлеге төбәкләргә, Ришат Йосыпов бу көннәрдә янә чыгып китте. Ялгызы гына түгел, Чаллы шәһәрендә яшәүче җырчы Марсилия һәм аның кечкенә генә төркеме белән. Сәфәргә кузгалыр алдыннан, ул безнең белән әңгәмә корды.

- Сәфәрчене тоткарлыйсы да килми, шулай да сүзне нәрсәдәндер башларга кирәк. Әллә, гадәтләнгәнчә, үзегез сүзне башлап җибәрәсезме?

- Мин үзем җырчы Марсилиянең администраторы, аңа концертлар оештырам. Үзем Чиләбе шәһәрендә яшим. Ә Марсилиянең иҗат төркем Чаллы шәһәрендә яшәп, анда иҗат итә. Һәр елны без Татарстаннан еракта яшәүче милләттәшләребез янына барып, аларга үзебезнең җырларыбыз белән, үзебезнең нәфис сүзләребез белән, аларга Татарстан якларыннан сәламнәребезне ирештерәбез.

Һәр елны шулай Каспий диңгезе янында урнашкан Әстерхан шәһәреннән алып, Тын океанда урнашкан Сахалин утравына кадәр барып җитәбез. Ул юлларда барганда Волгоград, Сарытау, Самар, Семберләрне узып, Төмән, Томски, Омски, Новосибрски, Кемерово, Красноярски, Иркутски, Чита шәһәрләрендә туктап, БАМның башкаласы Тында шәһәрендә, Саха-Якутиянең Нюренгер, Алдан, Якутски шәһәрләрендә булып, Ерак Көнчыгышның Амурдагы Комсомольски, Хабаровски, Владивосток шәһәрләренә барып җитеп, юлны Сахалинда тәмамлыйбыз. Анда инде милләттәшләребез белән очрашабыз. Безне анда бик көтеп каршы алалар. Татар артислары ул якларга бармый дисәң, дөрес булыр иде.

- Мондый сәфәр ничәнче мәртәбә оештырыла инде?

- Без Марсилия белән 2000 елдан менә шул якларда булабыз. Сахалинга икенче тапкыр сәфәргә чыгабыз. Ә болай Владивосток, Хабаровски якларында дүрт тапкыр булдык. Бер елны Сабантуена да чакырганнар иде. Якутскида, Вдаивосток, Кемеровода Сабантуйларында булдык.

- Менә бу озын, катлаулы сәфәрнең чыгымнарын үзегез генә күтәрәсезме, я булмаса, берәр дәүләт органымы, яки шәхси эшмәкәрме, гомумән, кемдә булса сезгә ярдәм итәме?

- Һәрбер шәһәрдә дә андый ярдәмчеләр юк, кайбер шәһәрләрдә ярдәм итүчеләр бар. Әйтик, Хабаровски шәһәрендә, шушы үзебезнең татар иҗтимагый эшләре белән шөгыльләнүче Сәрвәретдин Туктаров ярдәм итә. Вдаивостокта Урал Хәсән улы атлы бер милләттәшебез оештыра иде.

Без аны Урал туганкай дип йөртәбез. Амурдагы Комсомольскида Рөстәм Абдуллин исемле эшмәкәр егет һәр елны ярдәм итә. Ул анда үзебезнең татар иҗтимагый эшләре белән шөгыльләнүче милләттәшебез. Бар инде менә шулай ярдәм итүчеләр. Безнең, дөресен генә әйткәндә, дәүләт органнарына да, гомумән, Татарстанда ярдәм сорап, үтенеч белән берәүгә дә килгәнебез юк. Бәлки ул безнең ялгышлыктадыр. Без аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәк, бәлки алар безгә нинди дә булса ярдәм дә итәрләр иде.

- Төрле төбәкләрдә сибелгән татарларны берләштереп торучы Бөтендөнья татар конгрессы бар. Конгресс шул ук вакытта Ерак Шәрыктагы татарлар белән дә элемтәдә тора. Алардан ниндидер ярдәм алганыгыз юкмы?

- Амурдагы Комсомольскидагы Рөстәм Абдуллин, ул яклардагы Татар конгрессының җитәкчесе бит инде ул. Ул менә ярдәм итә. Казанда урнашкан Татар конгрессы белән дә уртак эшчәнлегебез булды. Өченче ел без Казакъстан, Кыргызстан буйлап йөргәндә, Казандагы Татар конгрессына мөрәҗәгать иткән идек. Алар анда кайбер шәһәрләргә шалтыратып, безнең турыда үтенеп, безгә нык ярдәм иттеләр.

- Менә сез алдарак санап киткән шәһәрләр, гостроль нокталарыгыз берничә мең километрга җыелган юл сәфәре. Сез анда терән белән йөрисезме, машиналарда барасызмы?

- Без терән белән йөрибез. Себер төбәген әйтсәк, ә ул якларда безнең сәфәр Омсидан башлана. Анда һәрбер шәһәр саен туктап барганга, сәфәр әллә ни үзен сиздерми инде ул. Омскидан Новосибирскига сигез сәгать барасың, сизелми әллә ни. Без Таймырга да барабыз. Әлеге ярымутаруда да дүрт тапкыр булдык. Норильски шәһәренә очкычтан башка, бүтән техника белән барып булмый. Тагын Сахалинга очкыч белән очабыз. Ә башкалары шул терән белән йөрелә инде.

Рәшит Йосыпов
- Сәфәр барышында кызык кына хәлләргә дә очрап торабыз. Бервакыт Нюренгридан Якутскига тайга буйлап барганда, юлыбызга өч аю чыккан иде. Зур-зур аюлар, безнең машина алдыннан бик озак йөгереп бардылар. Без, музейларда гына күргән аюларның чыннарын күргәч, бик аптыраган идек.

- Сезнең төркемегездә ничә кеше?

- Зур юлга чыкканда алай зур төркем белән чыгып булмый, чөнки чыгымнары бик зур. Бу юлы без биш кеше булып чыгып китәбез.

- Татар төркемнәре, татар сүзе, татар моңы сирәк барып җитә торган Ерак Шәрыкта халык сезне ничегрәк кабул итә. Концертларыгызга халык йөриме, заллар тулы буламы?

- Дөрес әйтәсез. Ул якларда татар концертлары булмагач, бик сагынып көтеп алалар. Бик җылы кабул итәләр. Тамаша барышында елап карап утыралар. Концерттан соң, бөтенесенең дә безнең белән сөйләшеп утырасылары килә, үзләренә кунакка чакыралар. Кызганыч, безнең кунак булып ятарга мөмкинчелегебез юк. Концерттан соң вокзалага йөгерәбез, терәнгә утырабыз да икенче шәһәргә китәбез.

- Концертларыгызга яшьләр йөриме, ана телен белмәүче татарлар киләме? Я булмаса күбрәк олы яшьтәгеләр йөриме? Анда бит инде татар мәктәпләре юк, газет-журналлары сирәк барып җитә.

- Ерак шәһәрләрдә, әйтик Амурдагы Комсомольскида, Хабаровскида олырак кешеләр йөри. Ә Владивосток, Нюренгер, Якутия якларында, безнең өчен бик тә шатлыклы күренеш, анда яшьләр дә йөриләр. Без беренче тапкыр Томскига барганда, олылар гына килгән иде. Инде хәзер бик күп яшьләр йөри. Хәзер яшьләр инде туган телләрен өйрәнер өчен курслар ачканнар, оешмаларын булдырганнар. Гомумән, ул якларга барган саен, тамашачылар арасында яшьләрнең саны артканын күреп торабыз.

- Сезнең репертуарда күбрәк халык җырларымы, бүгенге эстрадамы? Андагы тамашачылар ниндирәк җырларны күбрәк кабул итәләр?

- Һәрхәлдә олыракларга халык җыры якын. Марсилиянең репертуарында халык җырлары да, бүгенге көйләр дә бар. Өченче ел, менә шушы зур сәфәргә чыкканда, Марсилия махсус, нәкъ менә шушы Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезнең тормышын күз алдында тотып, махсус җыр иҗат итте. Ул “Туган ил” дип атала. Аның эчтәлеге, туган якларыннан еракка китеп, анда яшәп, аның авырлыгы олыгайгач кына сизелә, дигәнрәк мәгънәдә. Тамашачылар шуны тыңлаганда елап утыра.

- Ә менә сез үзегез Чиләбедә торып, төркемегез Чаллыда булып ерак сәфәрләргә йөрү, мондый гострольләр ясау кыен түгелме ул?

- Авырлыгы бар. Чиләбедә торсам да, гомеремнең күбрәге юлда уза. Чаллы-Чиләбе юлының һәрбер баганасын таныйм инде хәзер. Олы сәфәргә чыкканчы, икешәр-өчәр ай алдан сөйләшеп куябыз. Аннан соң, булачак сәфәрнең тукталыш нокталарына үзем барып чыгам. Шуннан әйләнеп кайткач кына, җыйнаулашып гострольгә китәбез. Быел беренче концерт Томскида, аннан соң Красноярски краена китәбез, анда биш шәһәрдә - Лесосибирски, Асинск, Бирюлиси, Кански, Красноярски шәһәрләрендә концерт бирәбез. Аннан соң Иркутски, Тында, Якутия...

- Ә кайчан әйләнеп кайтасыз?

- План буенча, без февраль ахырында гына концертларны куеп бетерәбез. Соңгы тукталышыбыз Сахалинда булачак. Әмма, Владивостокларның да быел концерт оештырасылары килә...

- Безнең бүгенге татар эстрадасындагы җырчыларыбыз, ә аларны бер Казанда гына да ике ширкәт белән шартнамә төзегәннәре 800гә якын дип, танылганнары да, танылмаганнары да, нигездә шушы Идел-Урал төбәгендә тамашалар белән йөри, кайчак Мәскәүгә барып чыгалар... Ә сез ни өчен менә шундый ерак сәфәргә чыгасыз? Бүтәннәр кебек шушы тирәдә генә йөрсәгез булмыймы?

- Без бу тирәдә дә йөрибез. Ә Ерак Шәрык турында, безгә бу сорауны бик еш бирәләр. Мин үзем 1986 елдан бирле бу юлда йөрим инде. Без ул елны Казан дәүләт университеты студентлары белән фольклор экспедициясенә барган идек. Менә шунда Красноярски краендагы татар авыллары минем йөрәккә кереп калды.

Мин шуннан соң ул якларга күп җырчылар алып килдем. Рөстәм Сәрвәров белән дә булдым, Зөфәр Хәйретдинов, Рөстәм Закиров белән дә булдым ул якларда. Мәрхүм Әлфис Кыямов белән дә ул якларны гизеп чыккан идек. Нәфкать Нигъмәтуллинны да Ерак Шәрык белән таныштырып кайткан идем.

Ә баруның сәбәбе... менә бер баргач, ничек итеп халыкның елап утырып, ничек итеп каршы алып, кабул итеп, карап утыруларын күргәннән соң, туктап булмый. Күңел шунда тартып кына тора. Авыр булса да, юлга чыгып китәбез. Анда акчалар да эшләп кайтып булмый. Барыбер күңел тарта. Менә шушы милләттәшләребезнең, олы кешеләрнең сагынып торуларын күреп, сизеп торам бит...
XS
SM
MD
LG