Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфлисун инкыйлабы һәм Тимошенко


Украинада әфлисун инкыйлабыннан соң тәүге президент сайлавы нәтиҗәләре 7 февральдә билгеле булырга тиеш. Сайлаудан өметен өзгән кешеләр ике намзәт арaсында бик аз аерма булуына ышана, башкалар исә сайлаудан күп нәрсә көтә.

Дмитрий Выдрин Юлия Тимошенкога сәяси фәннәр укыткан кеше һәм ул заманында Юлия Тимошенконың төп киңәшчеләренең берсе булган.

Ул Тимошенконың сәясәт сәхнәсендәге адымнарын һәм инкыйлабның беренче елларын искә төшерә. Выдрин әйтүенчә, Тимешенко Виктор Ющенконың игътибарын җәлеп итәр өчен бик тырышкан:

"Юлия аның игътибарын җәлеп итү өчен барсын эшләде, инкыйлаб вакытында чәч толымын үстерде һәм украин телен өйрәнде. Ул чын шәһәр халкы вәкиле булып, ә Ющенко патриарх йөзен күрсәтәчәк иде. Тимoшенко Ющенкога украин милләтенең тулы бер сурәтен күрсәтү өчен кирәк иде", ди ул.

Тимошенко хәзер сайлау алды чараларында бу имиджын сакларга тырышып, үзен чын украин кебек тота.

Тимошенко президент сайлавының беренче турында икенче булды, хәзер якшәмбедә булачак икенче тур сайлауда Янукович белән көрәшәчәк.

Тимошенко үз уңышларына ирешергә теләгәндә дошман да казанган. Парламент сайлавы вакытында партия тәртибен бозуы, укытучысы Выдринны ачуландырган һәм ул хәзер аның җор телле тәнкыйтьчесенә әверелде. Тимошенконың асыл максаты - көч җыюга әйләнде һәм бу ил өчен куркыныч тудыра, ди ул.

Икенче яктан, Тимошенко үзенә булган гаепләүләрне кире кага. Тимошенко сайлау алды чараларында халыкны борчыган сорауларга җавап бирде. Һәм ул үзе сайланган очракта, ришвәтчелек белән көрәштә чаралар күрергә вәгъдә итте.

Тимошенко шулай ук Украинаны Европа Берлегенә кушу киләсе хөкүмәтнең беренче максаты булачак дип ышандыра.

Әфлисун инкыйлабына карата халык арасында ышаныч кими. Шулай да "аның ярдәмендә илгә демократия һәм сүз иреклеге килде", дигән караш белән Украина халкының күп өлеше килешә.

Тимошенко партиясе әгъзаларының берсе Андрtй Шевченко якшәмбе көнне булачак сайлау әфлисун инкыйлабына карата карашны күрсәтәчәк дип фаразлый. "Тимошенко белән Янукович бер-берсеннән аерылмый" дигән карашка каршы тора ул.

Сайлау чаралары алдыннан сорау туа. Әгәр сайлауда Тимошенко җиңсә, ул инкыйлабны башлаган төп сәбәп - "олигархлык" белән көрәшә алачакмы? Халык алдында торган әлеге сорау турында сәясәт белгече Владимир Фесенко: "Әгәр дә Тимошенко олигархларга каршы сугыш башлый икән, башта ул үз олигархлыгын бетерергә тиеш булачак", дип белдерде.
XS
SM
MD
LG