Accessibility links

Кайнар хәбәр

Германия югары уку йортлары имамнар әзерләмәкче


Германия югары уку йортлары киләчәктә имамнар әзерләп чыгарырга мөмкин. Әлеге башлангычны ил сәясәтчеләре дә, мөселман җәмгыяте дә хуплый.

Рәсми рәвештә Германиядә бүгенге көндә 3,5 миллион тирәсе мөселман яши дип исәпләнә. Әмма күптән түгел илнең эчке эшләр министрлыгы уздырган сораштыру күрсәткәнчә, чынлыкта аларның саны 4 миллионнан арта.

Илдә яшәүче мөселманнарның күпчелеге – төрекләр. Шул сәбәпле, имамнар да гадәттә Төркиядән чакырыла. Ләкин якын киләчәктә бу хәл үзгәрергә мөмкин. Чөнки фәнни шура Германиянең ике-өч югары уку йортында ислам теологиясе факультетларын булдыру тәкъдиме белән Берлин хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән. Бу беренче чиратта мөселманнарның ил тәртипләренә җайлаштыру тизрәк барсын өчен эшләнә.

Ислам нигезләрен укыту өчен тәҗрибәле белгечләрне һәм галимнәрне җәлеп итү күздә тотыла. Белем бирүне оештыру белән иҗтимагый башлангычта төзелгән теология шуралары шөгыльләнәчәк. Алар шулай ук укыту барышында ислам плюрализмы саклануын да күздә тотачак.

Төньяк рейн-Вестфалия федераль җирләре хөкүмәтенең интеграция эшләре министры Армин Лашет Tagesspiegel газетасына белдерүенчә, Германия югары уку йортларында ислам теологиясен укыту тәкъдиме һәръяклап яклау таба.

“Безгә күбрәк үз җәмгыятебездән чыккан, безнең университетларда белем алган имамнар кирәк”, ди ул.

Лашет фикеренчә, берничә ел элек кенә, мисал өчен, Төркиядән килгән кеше илдәге барлык җәмгыять ихтыяҗларын яки нечкәлекләрне белеп бетерми, ә бу Германия тормышына җайлашу сәясәтенә туры килми. Ягъни халык белән эшләгәндә күбрәк шул нечкәлекне истә тоткан кешеләр кирәк.

Германия мөселман оешмалары үзләре дә фәнни шура башлангычын яклап чыга. Мисал өчен илдәге үзәк мөселман шурасы генераль секретаре Айман Мазыек сүзләренчә, аның оешмасы имамнарны Германиядә әзерләү эше бик кызыксындыра. Чөнки алар имамнарны күбрәк читтән чакырган.
XS
SM
MD
LG