Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Соң булса да, уң булсын”


Наил Хәкимов
Наил Хәкимов

Татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре узган җанисәп нәтиҗәләре буенча мәхкәмәләшергә җыена. Наил Хәкимов татарлар күпләп яшәгән авылларда альтернатив рәвештә халык санын алып, аның нәтиҗәләрен узганы белән чагыштырып, мәхкәмәләшүләр башларга чакырды.

Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмаларының берлектәге утырышы булды. Анда сүз җанисәпкә әзерләнү турында барды. Төп чыгыш белән Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе вазыйфасын башкаручы профессор Мәҗит Хуҗин чыгыш ясады.

“Республикадагы барлык хакимият ресурслары башкорт милләте санын арттыру өчен эшли. Аларның төп максаты - сан буенча республикада беренче урынга чыгу. Моның өчен аларга 270 мең татарны башкорт итеп язу кирәк. Республиканың барлык мәгълүмат чаралары алар файдасына эшли. Аеруча телевидение “котыра”.

Анда татар авыллары турында тапшырулар күрсәтеп, шул авылда яшәүче карт-корылар авызыннан үзләренең башкорт булуларын әйттерәләр. Шуның белән авылның язмышы хәл ителә. Без дәүләт телерадиокомпаниясенә башкортларга бүленгән эфир вакытының яртысын гына булса да бирүләрен сорап мөрәҗәгать иттек. Ләкин аңа җавап ала алганыбыз юк”, диде ул.

Мәҗит Хуҗин
Татар иҗтимагый үзәгенең идарә әгъзасы Наил Хәкимов татарлар күпләп яшәгән кайбер авылларда альтернатив халык санын алулар үткәреп, шуның нәтиҗәләрен узганы белән чагыштырып, мәхкәмәләшүләр башларга чакырды.

“Соң булса да, уң булсын”, диде ул, халык санын алулар узуына сигез ел вакыт үтүен искә төшереп. Аерым кешеләр көзен узачак халык санын алуларда канун бозуларны теркәп, шулар уңаеннан мәхкәмәләшергә чакырды. Ләкин күпчелек тавыш белән җыелыш дистәдән артык шундый авылларда халык санын алулар үткәреп, мәхкәмәләшүләр башларга дигән карар чыгарды.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов җанисәпкә әзерләнү барышында Башкортстанда барган канун бозулар һәм узган җанисәптәге фальсификацияләр уңаеннан Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать юлларга тәкъдим итте. Ул мөрәҗәгать алдагы утырышларга әзерләнеп, кабул ителәчәк.
XS
SM
MD
LG