2008 елны акча үзләштерү, алдашуда һәм милиционерларны кыйнауда гаепләнеп тумышы белән Башкортстаннан булган 25 яшьлек Мәхмүтова барлыгы 5,5 елга төрмәгә хөкем ителде.
Мәхмүтованың адвокатлары ике эшне дә яңадан карауны сорап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Әмма югары мәхкәмә бу мөрәҗәгатьләрнең берсен кире какты.
20 гыйнвар көнне икенче эш (“янау белән акча таләп итү”) кире каралганнан соң, мәхкәмә тикшерүгә төгәллек кертү өчен аны кире прокуратурага кайтарды. Әмма Мәхмүтова барыбер сак астында калды.
Беренче эштә (“алдашу”) шартлы рәвештә вакытыннан алдан азат итү мөмкинлеге тугач, Мәхмүтованың адвокатлары югары мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Алар шул рәвешле булса да Айгөлне азат итәргә тырышты. Әмма мәхкәмә бүген аны кире какты. Шулай итеп Мәхмүтова төрмәдә кала. Хәзер бар өмет Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә. Әлеге эш инде анда юлланган.
Айгөлнең адвокатлары һәм җәмәгатьчелек бу мәхкәмә эше махсус уйлап чыгарылган, мәхкәмә белдергән җинаятьләрдә Айгөл гәепле түгел, аны журналист язмалары өчен эзәрлеклиләр дип әйтә.
Айгөл Мәхмүтова Мәскәүнең Кузьминки бистәсендә чыгучы "Судьба Кузьминок" басмасының баш мөхәррире буларак, журналист тикшерүләре үткәреп, шәһәр мэры Юрий Лужков карары белән, Мәскәүнең Кузьминки районында балалар мәйданчыгында канунсыз рәвештә күпкатлы гаражлар төзүне туктатып кала алган иде.
Чыннан да Мәхмүтованың коррупция дәлилләрен китереп, Мәскәү мэры Юрий Лужковка хат юллаганнан соң, Кузьминки идарәсенең хәзер инде элекке башлыгы Алан Каланбәков һәм аның урынбасары Воробьевка карата җинаять эшләре ачылган.