Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сәләт”кә 15 яшь


Татарстанда сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, туплау һәм үстерү үрнәге буларак “Сәләт” яшьләр оешмасы тәҗрибәсенә багышланган фәнни-гамәли конференция Казанда үтә. "Сәләт" 40 меңгә якын шәхес тәрбияләгән.


Айгөл Хәмәтшина 9нчы сыйныфны бетергән һәр укучыга “Сәләт”кә барып кайтырга тәкъдим итә. “Ошамаса тагын бармаска була бит, ә күңелләренә хуш килсә шәхес буларак үзеңне үстерү өчен иң шәп урын ул”, ди. Үзе 9нчы сыйныфны бетергәч “Сәләт”кә барган булган.

“Сәләт” яңа дуслар табарга ярдәм итте, лидерлык сыйфатлары тәрбияли, гыйлемле кешеләр белән аралаштыра, дөньяга караш һәм яшәешкә мөнәсәбәтне бары тик яхшы якка гына нык итеп үзгәртә торган урын”, ди Хәмәтшина.

Югары уку йортына кергәндә дә “Сәләт”нең файдасы булуын яшерми. Хәмәтшина Казан дәүләт университетының биология-туфрак факультетының микробиология бүлегендә беренче курста укый. Беренче семестр имтиханнарын бары тик “5”кә генә биреп каникулда 8 февральгә кадәр эшләячәк “Сәләт”нең кышкы мәктәбенә килгән.

Анда әйдаманнар әзерлиләр. Барлыгы 71 яшь егет һәм кыз әйдаман булырга әзерләнә. Айгөл Хәмәтшина 15 ел эчендә 40 меңгә якын “Сәләт” мәктәбе узган сәлкәшнең берсе.


“Сәләт” проектлары җитәкчесе, Татарстан фәннәр академиясе академигы, Казан дәүләт университеты профессоры Җәүдәт Сөләйманов: “Яшьләрнең мондый иҗтимагый хәрәкәте кайчан да булса бер башланырга тиеш иде, аңа 1994 елда нигез салынды”, дип белдерә.

Татар халкы гомер-гомергә балаларын белемле итәргә омтылган, аларның әдәпле һәм итагатьле булуын теләгән. “Сәләт” халык геннарына салынган бу теләкнең чагылышы икәнлеген Сөләйманов ассызыклый.

1990 елларда ук бу хәрәкәткә нигез салучылар Балтач, Саба якларына компьютерлар алып барып мәктәпләрдә балалар өйрәтеп һәм укытып йөргән. 1994 елда Арчада беренче алан (лагерь) оештырыла.


Бүген сәләтле балалар һәм яшьләр белән ел дәвамында эшләү, аларның рухи һәм профессиональ үсешенә ярдәм итү, алдынгы фикер үсешенә ия булган, гомумкешелек кыйммәтләре белән этник индивидуальлек арасындагы гармонияне саклый белгән интеллектуаль-рухи элита үстерүдә катнашу “Сәләт”нең төп максатлары.

“Сәләт” үзенең 15 еллыгын 5 февраль көнне Татарстан фәннәр академиясендә башлады. Анда Татарстанда сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, туплау һәм үстерү үрнәге буларак “Сәләт” яшьләр оешмасы тәҗрибәсенә багышланган фәнни-гамәли конференция үтә.

Конференциядә галимнәр һәм күренекле җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясый. “Сәләт” иҗтимагый хәрәкәтенең фәнни, иҗади һәм сәламәтләндерү проектлары һәм программалары тәкъдим ителә.


Әлеге чара кысаларында “Сәләт”нең 15 еллык эшчәнлеген чагылдырган рәсем, фото һәм видеоматериаллар белән дә танышырга мөмкин.

Кичен исә Казан дәүләт университетының УНИКС мәдәни һәм спорт комплексында зур концерт узачак.
XS
SM
MD
LG