Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мюнхен иминлек конференциясендә Иран мәсьәләсе тикшерелде


Мюнхен иминлек конференциясендә Германия һәм АКШ Иранның атом программасы мәсьәләсендә карашын үзгәртмәвенә канәгатьсезлек белдерде.

Радионың җирле хәбәрчесе әйткәнчә, Иран компромисска бармаса, илләр Тәһранга чикләүчләр кертү ихтималын кире какмый.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Европа Иминлек һәм Хезмәттәшлек оешмасы эшлчәнлгене тәнкыйть утына тотты. Ул бу оешма аңа багланган өметләрне акламады, дип әйтте.

Лавров һәм конференция катнашучылар арасында Русия һәм Грузия сугышы мәсьәләсендә бәхәс тә булып алды.
Чарада Русия вице-премьеры Сергей Иванов чыгышы көтелә.
XS
SM
MD
LG