Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лавров ХАМАС вәкиле белән очрашты


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мәскәүдә ХАМАС төркеменең сәяси канаты башлыгы Хәлид Машал белән сөйләшүләр үткәрде.

Очрашуда фәләстин сәяси көчләре арасында татулыкка ирешү һәм Якын Көнчыгышта тынычлык урнаштыру турында сүз барды, дип хәбәр итте очрашудан соң ХАМАС вәкиле Осама Хамдан.

Фәләстин автономиясе һәм Израил арасында мөнәсәбәтләргә килгәндә, Хамдан, фәләстин җирләрендә Израил утарларын төзү һәм Йерусәлам статусы проблема тудыра, дип белдерде.

ХАМАС Фәләстин автономиясенең бер өлеше булган Газа сызыгын бер елдан артык үз контролендә тота.
XS
SM
MD
LG