Ике фирка вәкилләре бергәләп хәрәкәт итү турында килеште. Бу хакта Дума җитәкчесе, “Бердәм Русия” фиркасе Югары Шурасы рәисе Борис Грызлов һәм “Гадел Русия” рәисе Сергей Миронов очрашуында имзаланган сәяси килешүдә әйтелә.
Шулай итеп, ике фирка арасында низаг чишелде. "Бердәм Русия" вәкилләре "Гадел Русия" фиркасе башлыгы һәм Федерация Шурасы рәисе Сергей Мироновның Владимир Путин җитәкләгән хөкүмәткә тәнкыйть белдерүенә кискен кәнагәтьсезлек белдергән иде.
Сөйләшүләрдән соң Грызлов, “Бердәм Русия” Мироновка Федерация Шурасы рәисе урынында теләкләшлек күрсәтергә әзер, дип белдерде.