Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шадрин: Татарстанның бәйсезлеккә омтылуына булышыйк


Далиның "Галәм җайдагы" рәсеме
Далиның "Галәм җайдагы" рәсеме

Коллекционер, эшмәкәр Александр Шадринның шәхси тупланмасындагы Сальвадор Дали эшләрен Казанда 3 көн эчендә генә дә 3 меңнән артык кеше караган. Ул әсәрләрне Русиянең башка шәһәрләрендә дә күрсәткән, әмма мондый ташкын булмаган.

Бер төркем егетләр сынлы сәнгать музееннан Сальвадор Дали күргәзмәсен карап чыгып килә иде. Казан театр училищесы студентлары икән. “Монда безне беркем дә мәҗбүри китермәде, замана кешесенә сәнгать белән таныш булу кирәк, бигрәк тә шундый дөньякүләм күренекле шәхес әйберләре Казанда күрсәтелгәндә”, дип белдерә алар.

Һәркем күреп кенә түгел, ә ишетеп тә калырга тырыша

Театр училищесында укучылар музей эчендә дә очрады. “Искиткеч эшләр! Тик, тулысынча аңлап бетереп булмый. Ярый әле сөйләделәр. Эшләре бүтән иҗатчыларныкына ошамаган. Мине бигрәк тә сәгать гаҗәпләндерде. Бу эшләрне озаграк карап аңларга теләү теләге туды. Бигрәк тә Далиның уйларын аңлыйсы килә”, ди театр училищесында укучы Айгөл Нәҗипова.

Бу күргәзмәне Казанга Екатеринбурда яшәүче Александр Шадрин алып килгән. Коллекционер-эшмәкәрнең шәхси әйберләре ул. Күргәзмәгә Казанда бу кадәр үк зур кызыксыну булыр дип көтмәгән. 7 февраль – якшәмбе көнне казаннар Дали эшләрен карау өчен урамда сәгать ярым чират торган. Сораулар да күп икән. Сальвадор Далиның хатыны, Казанда туган Гала – Елена Дьяконова турында бигрәк тә кызыксыналар.

“Галина Дьяконова гомере буена ерактагы ватаны турында хатирәләр саклый. Идел буендагы шәһәрдә үткәргән балачак елларының хатирәсе булып аның бүлмәсендә гел Казан изге ана иконасы эленеп торган”, дип яза Ренат Бикбулатов “Казан, күренекле кешеләр” дигән китабында.

Александр Шадрин исә Гала белән Сальвадор Далиның бергә булуы очраклы хәл түгел, дип белдерә.

Александр Шадрин
“XIX гасыр ахыры, XX гасыр башы. Ни өчен нәкъ Гала һәм Казан. Ул вакыттагы Казанны Каталония белән чагыштырырга була. Беләсезме нәрсә – бәйсезлек өчен көрәш ул. Иреккә омтылу рухы. Казан бит хәзер дә үзгә.

Гала чынлыкта революционерка булган. Ул революционерлык, даһилык рухын Далида да сизә. Дали да үзенә күрә революционер. Каталония Испаниядән бәйсезлеккә омтылган, хәзер дә әлеге омтылыш сүнмәгән.

Ни өчен Каталониядә, ә башка бер урында барлыкка килмәгән ул даһилар? Коллык булган урында даһилар тумый. Иреккә омтылган кешеләр генә ирекле кешеләрне тудыра. Бүгенге Казанга, Татарстанга карасаң, ул да шулай. Һаман да бәйсезлеккә омтыла. Бу хәл алай ук начар түгел бит. Әйдәгез, без аңа булышыйк”, ди Шадрин.

Хәзер дә Казанда ирек рухын тоюын әйтә ул. Александр Шадрин Уралдагы Палеской исемле кечкенә генә бер калада туган, әмм үзендә төрки тамырлар булуны да яшерми. Уралдагы Шадрински шәһәренә Александр Шадринның бик ерак бер бабасы нигез салган. Бу исемнең “шадра” дигән сүздән килеп чыгуын да белә. Тамырларым минем шуннан, ди ул.

Шадрин Сальвадор Дали эшләрен сатып алганчы 1996 елның мартында Казанга килә. Казан изге ана иконасы янына бара һәм аннан ялгыш адым ясамауда ярдәм итүен сорый.

“Казанда Гала гына тумаган һәм монда Изге ана иконасы бар, ә бөтенесе бергә укмашкан. Казанда сакланган бу икона мине ялгыш адымнардан саклады. Башта сүз бу эшләрне сатып алу түгел, ә аренда турында барган иде. Алып торасы әйберләр 3 тапкыр күбрәк иде. Әгәр мин эшләрне арендалауны имзаласам, аны түләп тә бетерә алмаган булыр идем”, ди Шадрин.


Шадрин Казанга Сальвадор Далиның үзендә булган бөтен эшләрен дә алып килмәгән. Барсын да күрсәтү өчен киңрәк бүлмәләр кирәк, ди ул. Шулай да казаннарга калганнарын да тәкъдим итәргә һәм алга таба бөек шәхеснең башка эшләрен дә үзенә сатып алырга исәбе бар.
XS
SM
MD
LG